Кадер-хөрмәттә яши
Маһирә Габидуллина Үгез-Елганың иң өлкән кешесе. 4 сентябрьдә аңа 90 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котлап килгән район башлыгы урынбасары Любовь Осина аңа РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Маһирә апаны котларга бертуганнарының балалары, туганнан-туганнары да килгән иде. Апаларының олуг юбилее алар өчен дә зур бәйрәм. Аллаһы Тәгалә үзенә тормыш корып бала сөю бәхете бүләк итмәсә дә, абыйсының балаларына апа да, әби дә булып, ярдәм итеп үстерешә ул, ә балалар әбине үз әниләре белән тиң күреп яши. Һәммәсе дә: “Без барыбыз да апаның балалары”, — дип елмаеша.
Каенсеңел Сания белән Маһирә апа төп нигездә тату булып гомер кичерә. “Бертуганнар да алар кебек тату яшәмәскә мөмкин, әни белән апа бер-берләреннән башка чәй дә эчми. Үзебезгә берәр көнгә кунакка алып китәргә теләсәк тә, икенчесен ялгыз калдырасы килмичә, карышалар, бармыйлар. Апа гомере буе безнең гаилә өчен яшәде, бервакыт беркем белән сүзгә килмәде, кешегә начар булмады, эшләде дә эшләде”, — ди үзе үстерешкән балалар бер сүздән.
Әтисе сугышка киткәндә 5 сыйныфны бетергән Маһирә укуын ташлап өч бала белән калган әнисенә булыша башлый, колхоз эшенә чыгып китә. “Кая кушсалар, шунда эшләдем, урманны да күп кистем, Себер урманына кадәр кистем. Моннан бер капчык чабата алып киткән идем, алар тузып беткәч кенә кайттым. Сугыштан соң 25 ел амбарда эшләдем. Ашлык агулаулар да бик күп эләкте, шөкер, бүгенгә кадәр яшим, — дип искә алды үткәннәрен. — Эшләгәнемне күрә белеп, җитәкчеләр дә хөрмәт итте. Бер дә эшсез торырга яратмадым. Кыш көннәрендә, амбарда эш аз чакта көздән үзем юып киптергән капчыкларны ямый идем”.
Әнә шул тынгысыз, намуслы хезмәте өчен күпсанлы медальләр белән дә бүләкләнә Маһирә апа. Тормыштан канәгать әби өчен иң зур бүләк —туганнарының кадер-хөрмәте, игътибары, рәхмәте. “Әни өчен зур терәк ул”, — дип куана балалар. Сания апаның ярдәмчесе, капка төбендәге коедан су ташучы, кибеткә барып кайтучы, бакча тирәсендә йөрүче дә ул. Авылдагы коеларны яңартканы өчен әбиләр авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгый-
товка рәхмәт укый. Ә Вәзир Вазыйх улы аларны мактый: “Авылда иң чиста, иң матур капка төбе дә аларныкы”.
Инде үзләре әби-бабай булган балалар Маһирә апа сөйли башласа, бүлдермичә тыңларга ярата. Чөнки тыңлавы рәхәт, апаларыннан авылның тарихын гына түгел, тирә-яктагы кешеләр турында да беләләр. Шушмабашта яшәүче чордашларының да туган көннәрен белеп яши ул, һәр яңалыктан хәбәрдар.
Һәр шәхес үзе бер язмыш китабы сыман. Маһирә апаның да язмыш китабының битләрен ачкан саен күңел сөенә — яшьлегендә үзе чәчкән шәфкатьлелек орлыклары картлыгына изгелек булып, кадер-хөрмәт булып әйләнеп кайткан.