Ике бәйрәм берьюлы

2017 елның 8 сентябре, җомга

Ике бәйрәм берьюлы

Республика көнендә Утар Атыда чын бәйрәм рухы хакимлек итте. Ныклап төзекләндерүдән соң мәдәният йортын ачу тантанасы узды биредә. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

Узган ел мәдәният идарәсенең кышка әзерлек буенча комиссиясе белән йөргәндә әлеге мәдәният йортының халәте бер дә матур булып истә калмаган иде. Ул чакта ишекне ачып керүгә иң элек төзекләндерсәң дә яшереп калып булмый торган искелек күзгә ташланды. Бүген килеп керсәк, исең китәрлек! Теге елдагы бинаның кыйпылчыгы да калмаган, заманча төзекләндерелгән, барлык уңайлы шартлар тудырылган, шәһәр биналарына алыштыргысыз! Үзгәреш капка төбеннән үк күренә: юлларга таш түшәлеп, коймаларга кадәр яңага алмаштырылган.

Ишек төбендә болай да күз явын алырлык чиста плитәләрне сөрткәләп җыештыручы Әнисә Хөснетдинова йөри. Күңеле ышанып җитмәгәнгә йөри, күрәсең. 11 ел биредә эшләгәндә ниләр генә күрергә, чистартырга туры килмәгәндер үзенә. “Идәннәрне ел да буяп, стеналарын агартып тора идек. Мондый матур, яңа җирдә эшлисе генә килеп тора. Лаек- лы ялга чыгарга берничә ел вакытым бар, исән-сау булып, эшләргә язсын”, — ди ул.

Мәдәният йорты директоры Гүзәл Гайнетдинова белән сәнгать җитәкчесе Фәнис Мос- тафинның яңа бинада эшләү планнары да яңача. “Ир-егетләр өчен дә, кызлар өчен дә “Уңган куллар” түгәрәкләре оештырырга җыенабыз”, — ди кул эшенә оста Гүзәл. Идеяләре белән Гүзәлнең кызы Диана да ярдәм итәчәк. Ул узган ел тегү-бәйләү эшләре белән Белоруссиядә узган WorldSkills фестивалендә өченче урын яулап кайткан. “Әлбәттә, өлкәннәргә дә, балалар өчен дә җыр-бию түгәрәкләре эшләячәк. Элек булган театр түгәрәген яңартырга уйлыйбыз. Авыл халкы гына актив булсын инде, бар ышаныч халыкта”, — дип дәвам итә Гүзәл.

Гүзәл белән Фәниснең биредә эшли башлавына әле ел да юк. Алар эшкә тотынып озак та узмый, бина төзекләндерелә башлый. Мартта башланган төзекләндерү эшләрен “Арча КСМы” ширкәте башкарган. “Эшкә тотынганда, монда хәлләр мөшкел иде, — дип сөйли ширкәтнең директоры Салават Нуриев. — Бинаның алгы өлеше җылы як проекты белән эшләнгән булган, аны яңадан үзгәртеп, безнең яклардагы салкын кышка да чыдам проект буенча эшләдек. Әле ишегалдына брусчатка җәясе калды. Безгә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, авыл халкы да булышты, һәммәсенә рәхмәт!” Рәхмәт сүзләрен көче кергән һәркемгә авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов та, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, Нурия апа да җиткерә. Нурия апа белән танышу үзе бер күңелле. Бәйрәмгә килгән авыл халкы белән аралашырга теләп ак яулыклы апага сүз каткан идем, ул нәкъ тиешле кешесе булып чыкты — 23 ел биредә мәдәният йорты директоры булып эшләп лаеклы ялга чыккан Нурия Абдуллина икән. Үзенең шәкерте — бергә концертлар куеп йөргән авыл егете, хәзер Арчада яшәүче Рәшит Гайнуллин белән үткәндәге күңелле хатирәләрен яңартып сөйләшеп торалар. “Бу бинага 34 ел, мин эшләгән чакта ачылган иде, — ди Нурия апа. — Ак көнләшү белән көнләшәм. Их, яшь вакытым булсамы, шушы егетләр белән әллә ниләр эшләр идем!”  “Без читтә яшәсәк тә, авылга гел кайтабыз. Бәйрәм чараларында катнашырга да чакырып торалар, менә бүген дә җырларга кайттым”, — ди Рәшит абый. Ул энесе Илгиз Гайнуллинның гармун моңнарына кушылып авылдашларына җырларын бүләк итте.

Бу көнне мәдәният йорты җыр-моңнан гөрләп торды. Авыл халкы рәхәтләнеп үзешчәннәр, эстрада артистлары катнашында концерт карады. 2 сентябрь көнне авыл халкына инвестор тарафыннан бүләк итеп чакырылган Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның концертын карау бәхете дә елмайды.

Иске бина 34 ел хезмәт күрсәтсә, төзекләндергәннән соң тагын да озаграк хезмәт итү бурычы йөкләнә. Бары саклап, кадерләп тоту гына кирәк. Анысы — авыл халкының бурычы.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International