Сеҗе авыл җирлегендә
Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе утырышы кысаларында район башлыгы урынбасары Любовь Осина җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары Сеҗе авыл җирлегендә булдылар. Биредә алар бу җирлектә 3–7 яшьлек балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеге, мәгариф учреждениеләре эше, аларның ягу сезонына әзерлеге белән кызыксындылар.
Беренче булып эшне ныклап төзекләндерелгәннән соң ачылган Сеҗе мәктәбеннән башладылар. “Ныклап төзекләндерелгән социаль объектлар һәр җирлектә бар. Аның сыйфаты җитәкчедән тора, – диде Любовь Осина мәктәпне карап чыкканнан соң. – Сеҗедә ул бик яхшы эшләнгән. Укытучылар коллективы, укучыларга кадәр булышкан, ярдәм итәргә әзер торучы спонсорлар да табылган ”.
Җитәкчесе Марс Абдуллин әйтүенчә, Сеҗе мәктәбе төп гомуми белем мәктәпләре арасында районда укыту, тәрбия буенча алдынгы урыннарда бара, спорт буенча да уңышлары күп.
Сикертән мәктәбе дә (җитәкчесе Шәүкәт Сөнгатов) төп гомуми белем мәктәпләре арасында районда алда бара. Территорияне бизәү буенча да быел өченче урынны яулаган. Чыннан да, искиткеч матур биредә, чын җәннәт бакчасы диярсең.
Мәктәпнең бер башында балалар бакчасы. “Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов 2011 елда өч сыйныф бүлмәсеннән балалар бакчасы ясап биргән иде. Ул вакытта 17 бала булса, бу елны 22 бала белән башладык. Чиста, матур, иркен. Балалар бик яратып йөри”, – диде җитәкчесе Рәмия Солтанова.
Балалар бакчасына килгәндә, Мөрәленеке бик ошады. Үзе кечкенә, ә эче тулы төш кенә. Кечерәк бер авыл өе кадәр бина, гөрләп эшлиләр.
– Быел 17 бала йөри. Юл яхшы булгач, Ташкич, Сеҗедән дә киләләр, – диде мөдире Нурфия Туктарова. – Ата–аналар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шулар белән бергәләп идәннәрне дә алыштырдык. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз, урыннар алабыз.
Тәрбияче Гүзәл Нәбиуллина 27 ел биредә. Аның балалар белән эшләү буенча үз ысуллары да бар.
– Бик еш табигатькә чыгабыз без, – дип серен ачты Гүзәл. – Фермага да барабыз, балык тотарга да йөрибез. Май җиттеме, йомырка тәгәрәтергә, бәрәңге пешерергә китәбез. Беренче кар күренүгә, бозда шуу чаналарын алып чыгып китәбез.
Уенчыкларның да биредә һәрберсенең үз урыны бар. Бер җирдә кибет, икенчесендә косметик салон, читтәрәк курчак театры һәм башкалар. Гап–гади балалар бакчасы, ә эшкә мөнәсәбәткә исең китәрлек. Балаларны, һөнәреңне чын күңелдән яратканда гына шулай бөтен күңелеңне биреп эшләп буладыр ул.
Янында гына башлангыч мәктәп. Ул 2004 елда төзелгән агач бинада. Өч сыйныфта 11 бала укый. Гөлнара Гос- манова мәктәпнең бөтен эшен берүзе алып бара. Сеҗе мәктәбеннән дә килеп укыталар. Раушания Гайфиева аның уң кулы. Ул җыештыра да, территорияне дә тәртиптә тота. Ярты ставкага.
– Курса–Почмак мәктәбе районда ныклап төзекләндерелмәгән бердәнбер мәгариф учреждениесе. Быел аның турында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка җиткерелде. Киләсе елда планга керер дип өметләнәбез, – диде Любовь Осина. – Карап тотканга гына яңа мәктәп кебек сакланган. Чынлыкта түбәсеннән су үтә, җылылык сис- темасын, идәннәрне алыштырырга кирәк, электр челтәре таләп- ләргә җавап бирми.
1990 елда мәдәният йорты итеп төзелгән иде ул. 2002 елда мәктәп итеп үзгәртелде. 99 укучы белем ала. Беренче сыйныфка 8 бала кергән. Спортта алдынгылыкны бирми, чаңгы, көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, волейбол буенча районда гына түгел, республикада призлы урыннарны алып киләләр. Үзләрендә туган якны өйрәнү музее (җитәкчесе Минҗан Галимҗанов) бар. Яшь эзтабарлар эзләнү эшләре алып бара.
Соңыннан Курса–Почмак клубында утырышка нәтиҗә ясалды. Анда Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина башкарган эшләре турында сөйләде, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина, мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Алина Мөхәммәтшина чыгыш ясады. Әниләре исән булып та, әтиләре белән генә яшәргә мәҗбүр булган Иске Масрада яшәүче Артур, Фирдүс, Тимурга (Маша әлегә мәктәптә укымый) портфельләр тапшырылды.
– Мондый чаралар бик файдалы. Бер–берегезнең эшен күрәсез, үрнәк аласыз, – диде нәтиҗә ясап Любовь Осина. – Бүген караган объектларны бик яхшы бәялибез. Авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина 15 авылга берүзе булуга карамастан, бер генә проблеманы да ахырына җиткерми, вакытында чишәргә тырыша. Бу сыйфатны үрнәк итеп алырга кирәк.
Гөлсинә Зәкиева