Арча муниципаль районында гаилә бәйрәме

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Арча муниципаль районында гаилә бәйрәме

  Арча муниципаль районында  озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган  тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.

   2017 елның 9 сентябрь көнендә 50 ел иңгә-иң куеп яшәгән Арча шәһәреннән Минһаҗ һәм Мәрьям Кашаповлар, 55 ел пар канатлар булып гомер иткән Хәсәншәех авылыннан Рамазан һәм Ралинә Хәбибуллиннар да гаилә бәйрәменә чакырылды. Яшьлектәге олы мәхәббәтне еллар үтү белән дә саклап кала алуларын зур бәхет дип саный алар. Кулга-кул тотынышып сабыр итеп озын гомер юлын бергә үтү, бәхетле яшәү сере шунда, ди алар.

   Шәрык бистәсе территориаль җәмгыятьчелек үзидарәсе җитәкчесе Сафин Р. Г., Апаз авыл җирлеге җитәкчесе Садиков Р.Ш., юбилярларны котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  Балалар, оныклар белән бик күңелле бәйрәм булды ул көн. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International