Паспорт өстәленә чират бетәрме?
Паспорт өстәле дигән атама хәзер халык телендә генә калды. Элек ул үзе аерым бер оешма булса, 2016 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгы системасына кертелеп, Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенә әверелде. Быелдан аны Илнур Йосыпов җитәкли.
Бу бүлекчә аша үтмәгән кеше бармы икән? Паспорт аласы, алыштырасы, теркәләсе, чит ил паспорты юнәтәсе булса да, паспорт югалса да шунда юл тотабыз. Кай-чан гына барма, аның ишек төбендә чират була. Яшерен–батырын түгел, мондый чират хәзер паспорт өстәленә генә калды бугай. Ни өчен шуның кадәр чират? Аны киметү юлын табып булмыймы? Шундый һәм тагын башка сораулар белән без Илнур Йосыповка мөрәҗәгать иттек.
– Илнур Наилович, ни өчен паспорт өстәленә берничә сәгать, хәтта яртышар көн чират торырга туры килә? Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Элек бездә 8 кеше эшләгән, хәзер шул хезмәтне 4 кеше алып бара. Шуларның берсе чит ил паспортлары бирү, икенчесе чит ил гражданнары мәсьәләләре белән шөгыльләнсә, өченчесенә Россия паспортына кагылышлы барлык эшләр (паспорт алу, алыштыру, исәпкә кертү, төшерү, теркәү һәм башкалар) йөкләнгән.
Әйе, кызганыч, бездә халыкка хезмәт күрсәтү шартлары канәгатьләнерлек түгел. Регламент буенча бер кеше белән эшләүгә 15 минут каралган. Без көненә 70әр, 80шәр кеше кабул итәбез. Чит ил паспорты алу өчен безгә Биектау, Теләче, Балтач, Кукмара, Әтнә районнарыннан да (аларда мондый төр хезмәт юк) киләләр, хәтта Казаннан да кайталар. Гариза язгач, кире борып җибәрә алмыйбыз. Аннан безнең хезмәт кеше кабул итү белән генә чикләнми бит әле, документлар белән дә эшләргә кирәк.
– Аннан бар бүлмәгә дә бер чират...
– Кеше үзе шулай тора. Чынлыкта төрле бүлмәдә төрле хезмәт күрсәтелә. 4нче бүлмәдә (ЗАГС бүлеге янында) чит ил паспортлары алу өчен гариза бирергә киләләр. Биредә фотога да төшерәләр, бармак эзләрен дә алалар. Ә билгеле бер вакыттан соң шул паспортны Знче бүлмәдән алалар. Паспортны югалтканда, паспортның вакыты чык- канда да шул ук 3нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә Россия паспортларына кагылышлы барлык сорау белән 2нче бүлмәгә килергә кирәк. Бу хакта керү юлында мәгълүмат язып эленгән.
– Чиратны киметүнең берәр чарасы бардыр бит?
– Үзем дә шул хакта әйтмәкче идем. Тиздән бездә дә саклык банкындагы кебек электрон чират булачак. Ягъни кеше талон алып керә. Хәлне күпкә җиңеләйтер дип өметләнәбез. Бу юнәлештә эш башланды инде. Аннан күп кеше хәзер интернет аша (дәүләт хезмәте) эш итә. Дәүләт хезмәте аша чит ил паспорты алганда һәр кешегә 950 сум ташлама да ясала.
– Моның өчен нишләргә кирәк?
– Иң беренче, ягъни безгә килгәнче үк, Пенсия фондына 3нче бүлмәгә, почта бүлекчәсенә яки күпфункцияле үзәккә барып дәүләт хезмәтенә теркәү үтә, пароль һәм логинны раслата (турыдан–туры гына өйдән кергән очракта да). Аннан дәүләт хезмәте аша гариза яза (пропискага керергә яки төшәргә, 20, 45 яшьтә паспорт алыштырырга, фамилияне үзгәртергә, чит ил паспорты алырга һәм башкалар). Акчасын да (дәүләт пошлинасын) карточка, мобиль банк аша гына түли. Ягъни, банкларга барып та тормый. Аннан соң безгә килә. Тиз дә, җайлы да. Әмма 14 яшь тулып паспорт алу һәм үлгән кешене теркәүдән төшерү өчен теркәлү үтү кирәкми. Аның өчен турыдан–туры безгә киләсе. Тагын бер уңайлык бар, 14 яшьлекләр паспорт алганда, 20, 45 яшь тулып паспорт алыштырганда, теркәлгәндә, теркәүдән төшкәндә кирәк булган документларны күпфункцияле үзәккә дә тапшырырга мөмкин. Безгә соңыннан паспорт алырга гына киләләр. Бу да чиратны киметү өчен эшләнде.
– Эш сәгатьләрегез белән дә таныштырып китсәгез иде.
– Дүшәмбе, пәнҗешәмбе документлар белән эшлибез, клиентлар кабул ителми.
Сишәмбе иртәнге 8 сәгатьтән кичке 7гә, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә иртәнге 8 сәгатьтән көндезге 1гә кадәр кабул итәбез.
Гөлсинә Зәкиева