Көннәр кыскара...

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Көннәр кыскара...

Хәзер көн яктылыгы кыскара бара, электр энергиясе куллану арта. Шуңа күрә электрүткәргечләрне, башка җайланмаларны тикшереп чыгарга кирәк. Моны белгечкә генә ышанып тапшырыгыз. Йортларда, фатирларда үз белдегең белән ясаган саклагычлар кую, төзек булмаган җайланмалардан файдалану катгый тыела.

Бер розеткага берүк вакытта берничә энергия куллангыч тоташтырып челтәргә көчәнеш ясамагыз. Электр челтәрләрендә телефон чыбыклары куллану бик куркыныч, алар мондый токка исәп- ләнмәгән. Электр чыбыкларының телефон һәм радио чыбыкларына, антенналарга, агач ботак- ларына һәм түбәләргә тиеп торуына юл куярга ярамый. Төрле материалдан ясалган, зарарланган чыбыклар кулланмагыз, кадак белән беркетмәгез.

Газ белән сак булыгыз. Ясалма җылылык приборларын куллану тыела. Балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Территорияләрне чүп–чардан, коры үләннән арындырыгыз. Аларны яндырырга ярамый. Шулай ук басуларда камыл яндыру, урманнарда, урман полосаларында учак ягу тыела.

Антон Сотов, инспектор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International