Көз ашыктыра
Быелгы урып–җыюның кыен булачагы алдан билгеле иде. Сентябрьдәге урак һава торышы әйбәт килгәндә дә югалтуларсыз була алмый инде. Хәзер һәр гектарны көрәшеп алырга туры килә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендәге мәгълүматларга караганда, 12 сентябрьгә район хуҗалыкларындагы 54303 гектардагы игеннәрнең 42149 гектары (77,6 процент) җыйнап алынды.
Әле арыш, көзге бодай сугу да төгәлләнмәгән хуҗалыклар бар. Язгы бодайны “Ватан” ширкәте генә тулысынча җыйнап алды.
Урып–җыюның барышы комбайннарның ничек эшләвенә, эшне дөрес оештыруга бәйле. Бер хуҗалык басуларында да яңгыр төрлечә яварга мөмкин. Комбайннарның бер көндә күпме эшләвенә күз салыйк. Район буенча 140 комбайн булып, бу көнне шуларның 78е эшләгән, бер комбайнга уртача 585 центнердан артык ашлык суктырылган. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә – 14, “Игенче”дә 15 комбайн эшләгән. “Аю” ширкәтендә бер комбайн уртача – 884, “Северный”да – 786, Тукай ширкәтендә 736 центнер ашлык суктырган. Шул ук вакытта бу көнне кайбер хуҗалыклар басуларында бер комбайн да эшләмәгән.
“Ак барс” агрокомплексы”, Тукай, “Лотфуллин З.Р.”, “Казанка”, “Кишет” ширкәтләре көзге культуралар чәчүне әйбәт срокларда төгәлләде. Район буенча 18254 гектарда (85 процент) чәчү чәчелде.
“Кырлай” ширкәтендә 125 гектарда бәрәңге алынды. Уртача уңыш – 200 центнер.
Һава торышы башка эшләргә комачауласа да, туфрак эшкәртү өчен шартлар бик уңай. Барысы 66975 гектарда туфрак эшкәртәсе бар, шуның 18126 гектары эшкәртелде. “Курса” МТСы” ширкәте бу мөһим эшне төгәлләү алдында.
Район хуҗалыкларында 7726 тонна (53 процент) сабан культуралары орлыклары салынды. “Ватан”, “Курса МТСы”, “Лотфуллин З.Р.” ширкәтләрендә җитәрлек күләмдә орлыклар салып куелды.
Район буенча бер шартлы терлеккә 33 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Яңарыш”, “Кишет” ширкәтләрендә – 46шар, Тукайда – 44, “Кызыл Яр”, “Казанка”да 41әр центнер.
Ильяс Сәхәпов