Киләчәкне уйлап эш итик

2017 елның 15 сентябре, җомга

Киләчәкне уйлап эш итик

“Атна вакыйгалары” газетасында басылган “Ташламалы дарулар: кемнәргә тиеш?” дигән мәкаләне укыганнан соң, Арча станциясендә яшәүче өлкән яшьтәге икенче төркем инвалид шушы темага кагылышлы үзен борчыган сорау белән безгә мөрәҗәгать итте.

– Ул даруларны алу үзе бер проблема. Хастаханәдә рецептны тоткарлыксыз язып бирәләр. Дарулар кайт-кан сәгатендә килә алмасаң, чират була, буш китәсең. Алар заказ буенча гына кайта, диләр. Ә рецепт бер айга гына бирелә. Мин 2010 елдан шикәр диабеты белән интегәм. Даими дару эчәм. Шуңа социаль пакетка күчкән идем, – диде ул.

Бер ул гына түгел, күпләрне борчый икән бу мәсьәлә. Авылларда яшәүчеләр өчен аеруча зур кыенлык тудыра.

– Бер хастаханәгә килеп чират торып рецепт яздырып алабыз. Аннан даруга киләбез. Ә даруханәдә дару беткән була. Икенче тапкыр килгәндә инде рецептның срогы чыга. Яңадан яздырып алырга кирәк була. Ул арада дару бетә. Юлда йөрүне исәпкә алганда, ташламалы дару безнең өчен кыйм- мәткәрәк тә төшә, – диделәр безгә.

Ташламалы дарулар Федераль һәм төбәк бюджет исәбенә бирелә. Шулар буенча махсус программалар бар. Аларга нинди категория кешеләр керүе, бушка бирелә торган дарулар исемлеге билгеләнгән. Безнең районда федераль бюджет буенча социаль пакеттан 2878 кеше файдалана. Ә төбәк бюджеты буенча бушка дару алучылар саны 3873 кеше, шуларның 1947се өч яшькә кадәрге балалар. Даими дару кулланганнар өчен социаль пакет бик уңай әйбер. Тик менә дарулар булмау...

– Әйе, дарулар заявка буенча кайта. 2017 елның икенче яртыеллыгына федераль программа буенча 11 миллион 613 мең 154 сумлык 35002 упаковка, төбәк ташламаларыннан файдаланучыларга елга 3 миллион 917 мең 930 сумлык 78371 упаковка даруга заявка җибәрелде, – диде Арча үзәк даруханәсе җитәкчесе Зөлфия Яруллина. – Шикәр диабеты, онкология чире белән интегүчеләргә, шулай ук психотроп препаратлар беренче чиратта бирелә. Дарулар җитәрлек күләмдә кайта, авырулар саны арту сәбәпле, рецептлар саны артып китүе генә бар. Табибларның һәрберсе бездә күпме дару барлыгын электрон (онлайн) рәвештә белеп, күреп барса, бик яхшы булыр иде. Ул система икенче елга керәчәк.

– Ә дарулар айга ничә тапкыр кайта?

– Кешеләргә уңайрак булсын өчен ике тапкыр кайтарыла. Ай башында һәм 15ләреннән соң. Без кайсы көнне дару кайтасын мөрәҗәгать итүчеләргә әйтеп тә җибәрәбез. Көнендә, хәтта бер атна дәвамында килгән очракта да дарулар була әле. Аннан тагын бер нечкәлек бар. Бездә халык бушка бирелгән әйберне кирәкме, кирәкмиме, алып барырга тиеш дип уйлый. Кайбер авырулар дару препаратларын даими куллана, ә кайберләре авырган вакытта гына. Әмма даруны ай саен ала. Ә бик тә мохтаҗлар дарусыз калырга мөмкин.

– Әлеге ветеран соравына җавап итеп шуны гына әйтә алам, әйе, быел яңа ел башыннан шикәр диабеты белән чирләүчеләр өчен дару препаратларына кыенлык булып алды, – диде район үзәк хас- таханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Лилия Фәйзрахманова. – Сәбәбе – бу яртыеллыкта әлеге чир, шулай ук яман шеш авыруы белән интегүчеләр саны артты. Алар диспансеризация вакытында да килеп чыга. Бу вакытлы тоткарлык кына.

– Ташламалы дару алу өчен чиратны киметү буенча берәр чара күреп булмыймы?

– Моның буенча эш алып барыла. Бездә исемлектә күбрәк йөрәк, кан басымы, астма белән авыручылар. Алар өчен хәзер ташламалы дарулар Яңа Кенәр, Шушмабаш даруханәләренә дә бирелә. Бу юнәлештә әле эш дәвам итәчәк. Башка мөмкинлекләрне дә карыйбыз. Әмма кыйммәтле дарулар өчен барыбер үзәк даруханәгә килергә кирәк булачак. Йөри алмаган авырулар авыл фельдшерларына мөрәҗәгать итсен. Социаль хезмәткәрләр дә булыша ала. Арчада бу эшләнә, авылларда да кертергә кирәк.

– Социаль пакеттан баш тартучыларга киңәшләрегез.

– Алар бик нык ялгыша. Авырып китәргә язмасын инде. Әмма төрле хәл булырга мөмкин. Бер мисал гына китерәм. Октябрьдә берәү ташламалы дарулардан баш тартты, ә берничә айдан авырып китте һәм аңа 82 мең сумлык дару кирәк булды. Сатып алырга туры килде. Бездә 800 мең, бер миллион сумлык дару алып торган кешеләр бар. Аннан районда туучылар саны кимеде, үлүчеләр саны артты. Яман шеш, шикәр авырулары күбәя. Миндә булмас, дип беркем дә әйтә алмый. Ул авыруларны дәвалауга бик күп чыгымнар кирәк. Хәзер социаль пакеттан баш тартучылар өчен ашыгыч ярдәмне еш чакыр-ту, хастаханәләрдә бик еш ятып дәвалану мөмкинлекләре чикләнеп бара. Алар да контрольдә тора. Бүгенге көн белән түгел, киләчәкне уйлап яшәргә өйрәнергә кирәк.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International