Вәгъдә генә булмасын иде

2017 елның 15 сентябре, җомга

Вәгъдә генә булмасын иде

Сентябрь ае дәвамында республиканың барлык мәктәпләрендә “Экстремизмга – юк!” дигән темага төрле чаралар үткәрелә. Чәршәмбе көнне Апаз урта мәктәбендә шушы темага багышланган сыйныф сәгатендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков катнашты.

Видеофильм аша Беслан трагедиясен искә төшерүдән башланган сыйныф сәгатендә мәктәпнең тарих укытучысы Гүзәл Хәбибуллина 10-11 сыйныф укучыларын экстремизм төрләре белән таныштырып үтте. Аның эчтәлекле һәм үтемле чыгышыннан укучылар нәрсә үзләштереп калган? Биремнәр аша аларның бу өлкәдә белемнәрен дә тикшерергә өлгерде. Соңыннан терроризм корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

– Ачык күзле, аек акыллы, тормышны аңлаучан булырга кирәк. Игътибарлы, киң күңелле, миһербанлы кешеләр булыгыз. Үзегез яхшы икән, сезгә беркем дә начарлык эшли алмас, – диде сыйныф сәгатенә йомгак ясап Рауил Рәхмәтуллин.

– Безнең җирлектә генә дә күп төрле милләт вәкилләре бар. Тыныч, матур, дустанә мөнәсәбәттә яшибез, – диде Ренат Садыйков. – Тормышыбыз рәхәт, бар җиребез җиткән, җирлектәге барлык объектлар төзекләндерелгән, авыллар арасында юллар тәртипкә китерелә. Яшәешебез киләчәктә дә шулай матур булсын.

“Бердәм Россия” партиясенең “Балалар бакчалары – балаларга” проекты төбәк координаторы буларак Рауил Рәхмәтуллин ныклап төзекләндерелгәннән соң яңа ачылган Апаз балалар бакчасында да булды.

– “Бердәм Россия” партиясе проекты нигезендә республикада быел 7 балалар бакчасы салына. Шуларның берсе сезнең районда, Хәсәншәехта. Моннан тыш 110 балалар бакчасы төзекләндерелде. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен төзекләндерү өчен акчаны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бирде, – диде ул. – 2016 елда 60 балалар бакчасы ныклап төзекләндерелгән иде. Безнең бурыч – барлык балалар бакчаларын төзекләндереп бетерү, җиде яшькәчә булган һәр баланы балалар учреждениесе белән тәэмин итү.

Апаздагы ныклап төзекләндерелгән “Гөлчәчәк” балалар бакчасына депутат югары бәя бирде. Кадрлар мәсьәләсе белән дә кызыксынды.

– Балалар бакчасы белем нигезләрен дә бирер- гә, тәрбияләргә дә, кечкенәдән үк халкыбызның гореф-гадәтләре белән дә таныштырырга, телебезгә мәхәббәт тә тәрбияләргә тиеш. Шуңа кадрлар мәсьәләсенә игътибар аеруча зур. Анда эшләүче тәрбияче генә түгел, педагог та, психолог та булсын, – диде ул.

Соңыннан депутат гражданнар белән очрашу үткәрде. Хәсәншәех балалар бакчасы мөдире Гүзәл Әхмәдуллина яңа төзелеп килүче балалар бакчасы территориясенең зур булуы сәбәпле, өстәмә техник персонал кирәклеге турында дәлилләп аңлатты, Пөшәңгәр мәктәбе укытучысы Раушан Котдусов Апаз белән ике арадагы юлның начар булуы турында җиткерде. “Апаз мәктәбенә укырга мәктәп автобусы белән көн саен 40 бала йөри. Шуңа юлның начар хәлдә булуы безне бик борчый”, – диде ул.

Ә Мирҗәмнән клуб мөдире Мәрвәр Шакирова клуб янындагы күпернең бик начар хәлдә булуы, куркыныч тудыруы, яңа күпер төзүдә авыл җирлегенең генә көченнән килмәве турында әйтте, ярдәм сорады. Рауил Рәхмәтуллин бу мәсьәләләр буенча район башлыгы, җитәкчеләр белән фикерләшергә, чара күрергә вәгъдә бирде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International