Тәрәз саен яран гөл үсә...
Утар Атыда яшәүче Асия Һадиевага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләге тапшырды.
– Мине искә алуыгыз, шулай олылап өйгә килеп котлавыгыз өчен зур рәхмәт, – диде ул сөенеченнән кая бас- канын да белмичә һәм яшереп кенә күзләренә килгән яшь бөртекләрен сөртеп алып.
– Шулай инде безнең әни, елап та ала, ул да булмый җырлап җибәрә. Ул күргәннәр... бар да бер кешегә бит, – дип куйды әнисеннән күзен алмый ишек төбендә генә басып торган кызы Әлфия.
Әйе, олыгайган көнендә, бүгенге тыныч тормышта, кадерен белеп түр башында гына утырасы Асия апага яңадан сугыш ачысын татырга, снарядлар шартлавын ишетергә, яшәгән җиреннән, гомер иткән фатирыннан чыгып китәргә туры килә. Әнә шулай 64 елдан соң Украина якларында төп- ләнеп калган, ирен, оныгын шунда җирләгән ветеранны язмыш яңадан туган якларына алып кайта.
– Шәһәрне бомбага тоткан вакытта куркуыннанмы, борчылуыннанмы, әни авырып китте, – ди Әлфия. – Ул түгел, мин дә курыктым. Снаряд янда гына шартлый. Балалар бакчасына, бассейнга, өйләргә эләкте. Өйгә йөгердем. Кердем дә, юрган каплап бер почмакка барып утырдым. Елый башладым. Шунда Утар Атыда яшәүче туганыбыз (әнинең бертуганының кызы) шалтыратты, “Кайтыгыз, синең белән берәр нәрсә булса, әниең ялгызы гына кала”, – диде. Тәвәккәлләдек. Елый–елый кайттык. Фатир да калды. Бернәрсә дә кирәкми, тынычлык кына булсын. Биредә бертуганнар Наилә белән Сәрия үз яннарына сыендырды. Менә ике ел инде бергә яшибез. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын аларга. Шундый туганнарың булу үзе бәхет.
Асия апа тумышы белән Наласадан. Шакирҗан абый белән Минҗамал апа гаиләсендә дөньяга килә ул. Апасы Миннегаян белән абыйсы Хәкимҗанга кадерле сеңел булып үсә. Юк, рәхәт тормышта дип булмый. Әтиләре олы яшьтә һәм авыру булу сәбәпле, гаиләгә хәйран кыенга туры килә. Өстәвенә сугыш башлана. Абыйсы беренче көннәреннән үк фронтка алына. Кыз җиденче сыйныфны тәмамлап, фермада эшли башлый.
Озакламый хатын–кызларны урман кисәргә җибәрәләр. Кечкенә генә буйлы, чандыр гына гәүдәле 14 яшьлек Асия да шулар арасына эләгә. Аннан яңадан ферма. Ә 1953 елда кияүгә чыгып Украинага, Донбасска китеп бара. Шахтада эшли. Ике бала үстерә, оныклары туа.
– Әти бик әйбәт кеше иде. 1998 елда вафат булды. Бик тату яшәделәр. Мин аларның бер–берләренә тавыш күтәргәннәрен дә хәтерләмим, – диде тагын сүзгә кушылып кызы Әлфия.
Хатын–кызның бәхете ирдән, диләр. Ир–атның да нинди булуы хатын–кыздан тора бит. Күренеп тора, Асия апа бик акыллы, төп-ле фикерле, сабыр булган. Авыр хезмәт тә башкарган, ир дә көйләгән, балалар да үстергән. Бергә–бергә иңне–иңгә куеп яшәгәндә генә тормыш шулай көйле бара. Үзләре яхшы булганга, туганнары да аларга карата шулай игелекле. Әнә, юбилее белән котларга туганы Тәнзилә дә кайткан, күршеләре дә кергән. Өстәлдә тәмле–тәмле ризык- лар урын алган.
Асия апа әле үзе дә сөбханалла, туксан яшьне бирмәссең. “Бүгенге тормышымнан бик канәгать һәм Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле мин”, – диде ул саубуллашканда.
Капкадан чыгар алдыннан артыма борылып карадым. Анда безне Наиләнең искиткеч матур яраннары озатып калды. Ихтыярсыздан елмаеп куйдым. Шунда җыр сүзләре искә төште: “Тәрәз саен яран гөл үсә...” Нәкъ шул гөлләр кебек матур кешеләрне сыендырган бу йорт. Шуңа нурлы һәм якты ул.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА