Арчада "Милләтләр кроссы 2017"
16 сентябрьдә Арчада Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан “Милләтләр кроссы-2017” булып узды. Йөгерү чарасында районның мәктәпләре, урта-хөнәри уку йортлары һәм оешма-предприятияләреннән барлыгы 1497 кеше катнашты. Йөгерешчеләрне район башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Нуриев сәламләде. Старт алдыннан катнашучылар «Black Union Team» воркаут командасының чыгышларын карап, "Зеленый фитнес" хәрәкәте инструкторы белән разминка да ясап алды. Старт-алды тамашасын татар радиосы ди-джее Рамиль Шәрәфиев алып барды. Йөгерүчеләр "Арча" спорткомлексыннан алып, 5 нче гимназиягә кадәр 2100 метр ара үтте. Финишта хәр катнашучыны да чәй һәм коймак белән сыйладылар. Шулай ук кул көрәше, пневматик мылтыктан ату, гто нормаларын тапшыру кебек спорт чараларында да халык бик актив иде.