Район башкарма комитетының хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча коррдинацион советының чираттагы утырышы район социаль иминиятләү фонды бинасында узды. Совет рәисе Рамил Гарифҗанов алып барган утырышта сөйләшү дә социаль иминиятләү, оешма, предприятиеләрнең фондка күчергән иминиятләү взносларының 20 процентын кире кайтарып алу мөмкинлеге (бәхетсезлек очраклары булмаганнар өчен генә) турында барды. Фонд вәкиле Илмира Гафурова сүзләренчә, ел башыннан фондта 1050 иминиятче, 171 бюджет оешмасы исәпләнә. “Елдан–ел бәхетсезлек очраклары буенча иминият взнослары түләү дә арта. Иминият фондының оешмага түләнгән акчасының 20 процентын кире кайтарып алу мөмкинлеге турында инде беренче тапкыр гына сөйләшмибез. Моны файдаланучы оешмалар шактый. Ә кечкенә оешмалар, җыелган сумманы өч елга бер ала ала. Кулланмаучылар да ашыксын иде. Чөнки бу уйламаган җирдән кергән сумма оешма-ширкәтләргә хезмәтне саклау буенча тотарга файдалы булачак”, — диде ул.