Яңалыклар

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Кулланылышта булып гамәлдән чыккан ток чыганаклары, төгәлрәге, батареяларны утильләштерү максатыннан, Татарстанда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан яңа проект эшләнә. Проект быел ук тормышка ашырыла башлаячак – тиздән батареялар җыю өчен Казан урамнарында махсус савытлар куелачак. Ә безнең районда бу уңайдан нинди чаралар күрелә икән? Сорауга ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов түбәндәгечә җавап бирде: “Тиздән бездә дә батареялар җыю буенча махсус савытлар куелачак. Гомумән, чүп-чарны төрле сортларга аерып җыю өчен районда махсус савытлар куела башлады инде. Мәсәлән, Шәрык бистәсендә каты, сортка аерып була торган һәм пластик шешәләр өчен махсус савытлар куелды. Халык хәзер моның уңайлы икәнен төшенде, чүпне сортларга аерып ташлыйлар. Болай эшләү шул ягы белән файдалы – череп юкка чыкмый торган чүпләр гомуми чүплеккә ташланмый”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International