Ярминкәләр башланды

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Ярминкәләр башланды

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, дигәндәй, табигать хәзинәләренә иң бай вакыт хәзер. Көз белән ярминкәләр дә башланып китә.

Узган шимбәдә арчалар Казанда ярминкәдә кат- нашты. Елдагыча бик әйбәт әзерләнеп бардылар. Иң үзәктә “Северный” ширкәте булды. Күп төрле продукция сату белән бергә, кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйладылар.

“Кырлай” ширкәте бәрәңге, яшелчә сатты. “Нуриев Р.И.”, “Кишет”, “Ташкичү” ширкәтләре, сөт комбинаты, “Натурпродукт” ширкәтләре дә әйбәт сату итте. Шәхси эшмәкәр Нафил Гатауллин бер ярминкәне дә калдырмый, бәрәңге, кәбестә һ.б. үзе үстергән экологик чиста продукциясен шәһәрдә яшәүчеләр яратып ала.

Ярминкәне ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов та карады.

Бәяләрне министрлык кибеттәгедән арзанрак куярга тәкъдим иткән иде. Бәрәңгене 12 сумнан саттылар.

– 23 сентябрьдә Арчада да зур ярминкә үткәрәбез, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Җиңү паркы каршындагы мәйданда көзге муллыкны чагылдырган бик бай ярминкә булачак. Ул сәгать 7дә башлана. Ярминкәдә мәдәни-күңел ачу программасы да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International