Прокуратура аңлата

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Прокуратура аңлата

2017 елның августында 2017 елның 26 июлендәге “Россия Федерациясенең Су кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 208 номерлы Федераль закон көченә керде.

Яңа редакциядә түбәндәге очракларда су объектлары өслекләрен яки аларның өлешләрен алу хокукына аукцион үткәрми генә алу очраклары билгеләнә:

– су ресурсларын су объектларыннан РФ Су кодексы положениеләренә туры китереп алу;

– су ресурсларын су объектларыннан алмыйча гына электр энергиясе җитештерү;

– судан файдаланучының яңа срокка килешү төзүгә өстенлек хокукыннан файдалануы;

– су объектларын эчке су транспорты, сәүдә диңгез йөзүе һәм диңгез портлары турындагы законнар өлкәсендә РФ законнарына туры китереп диңгез, эчке су һәм һава транспорты максатларында файдалану;

– су объектларын дәвалау һәм сәламәтләндерү максатларында файдалану;

– су объектларын рекреацион максатларда файдалану.

Су объектларын диңгез, эчке су һәм һава транспорты максатларында файдалану, күперләрне, су асты һәм җир өсте кичүләрен, торба үткәргечләрне, су асты элемтә линияләрен, башка линия объектларын файдалану су объектларын файдалануга бирми генә башкарыла.

Ринат Ситдыйков,

район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International