19 сентябрьгә район буенча игеннәрнең 93,3 проценты җыйнап алынды. Алты хуҗалык урып–җыюны тулысынча төгәлләде.
Район буенча әлегә бер гектардан уртача уңыш – 32 центнер. “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Ватан” ширкәтләрендә 40 центнердан югары.
Бер шартлы терлеккә 35 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнде. Иң күп азык “Кишет” ширкәтендә – 66 центнер. “Яңарыш”, Тукай, “Казанка”, “Кызыл Яр” хуҗалыкларында 40 центнердан күбрәк.