Сезгә безнең кадер-хөрмәт

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Сезгә безнең кадер-хөрмәт

Өлкәннәр ункөнлеге якынлашып килә. “Картлык шатлык түгел”, дип кабатларга яратабыз. Әмма һәр чорның үз матурлыгы була.

Исән–сау йөреп торуыбыз, бүгенге көннең рәхәтлегеннән, тынычлыктан, тормыштан ямь табып, өлкәннәргә карата булган кадер–хөрмәтне тоеп яши алуыбыз үзе бәхет түгелмени? Балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз белән горурланабыз. Бу да еллар үткәч кенә килә торган шатлыклы мизгелләр бит. Шуңа өлкәннәр ункөнлегенең һәр көнен зур бәйрәм буларак билгелеп үтү, яшь һәм урта буын тарафыннан берсеннән–берсе матур чаралар оештыру өлкәннәрне олылау ул.

 Безнең районда да Халыкара өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан күп төрле чаралар – концерт, спектакльләр, түгәрәк өстәл, чәй өстәле артында очрашулар, китап күргәзмәләре, тимурчылар рейд- лары, өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча хезмәт десантлары һәм башкалар планлаштырыла. Бер генә мәгариф һәм мәдәният учреждениесе, оешма һәм предприятие дә читтә калмый. Арчада гына түгел, авыл җирлекләрендә дә.

Халыкара өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы 2 октябрьдә Арча Мәдәният йортында иртәнге сәгать 10да була. Бәйрәм бүләге итеп “Җидегән чишмә” Арча халык театры Илгиз Зәйнинең “Китмә сандугач” (“Бабайлар чуагы”) спектаклен күрсәтәчәк. Аннан инде 10 октябрьгә кадәр һәр көнне берсеннән–берсе матур чаралар китә. Авыл җирлекләрендә 1, 3 октябрьдә “Ак әбиләр күбрәк булган саен олпатлана бара халык та”, “Өлкәннәрнең күңеле гөлбакча”, “Сез булганга көзләр матур ул” дигән әдәби–музыкаль кичәләр, “Дәү әни һәм онык бәйгесе” һәм башкалар оештырыла.

ЗАГС бүлеге дә алтын туйларын билгеләп үтүче парлар өчен “Гаилә белән ял итү көне” дигән мәдәни–күңел ачу программасы әзерли.

– 6 октябрь – Бердәм котлау көне дип билгеләнде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Өлкән яшьтәге бер генә кеше дә читтә калмаска тиеш. Сугыш һәм тыл ветераннары, инвалидларга аеруча зур игътибар ителсен. Мине оныттылар, диючеләр булмасын.

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта тәрбияләнүчеләр дә игътибар үзәгендә булачак. Алар өчен шефлык иткән мәктәпләр, учреждениеләр бәйрәм чаралары әзерли.

Яңа Кенәрдәге “Өмет” өлкәннәрне тернәкләндерү үзәгенә авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары җитәкчеләре җыела. Биредә алар өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан уку, шуның белән беррәттән ял да оештырыла.

Халыкара өлкәннәр ункөнлегенә 10 октябрьдә Арча Мәдәният йортында нәтиҗә ясала. Бу көнне алар өчен зур концерт булачак. Анда талантлы ветераннарыбыз, “Балкыш” фестивале жиңүчеләре белән беррәттән балалар, яшьләр дә чыгыш ясаячак. Башлана иртәнге сәгать 10да. Бәйрәм көннәрендә үткән чараларга рәхим итегез, хөрмәтле өлкәннәребез. Якынлашып килүче бәйрәмегез белән сезне.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International