Кросс һәрберебез өчен әһәмиятле

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Кросс һәрберебез өчен әһәмиятле

Сентябрьдә бөтен Рәсәйдә “Милләтләр кроссы” үткәрелә. Безнең районда ул үткән шимбә көнне оештырылды. Спорт бәйрәмендә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул кросста катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә өндәде һәм уңышлар теләде, үзе дә йөгерде.

Кросска халык күп килгән иде. Хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, һөнәр уку йортлары студентлары, пенсионерлар, кыскасы, кем йөгерергә тели – шул кросста көчен, түземлеген, сәламәтлеген сынап карады. Көндезге сәгать 10 тулып киткәч, “Арча” спорт комплексы яныннан старт бирелде. Дәррәү кузгалган йөгерүчеләр үзәк урам буйлап, Арчаның 5нче гимназиясенә таба юнәлде. Бик җиңел, шәп юртып баручылар бар. Алар Арчаның педагогика көллияте студентлары иде. Арчаның 3нче мәктәбе физкультура укытучысы Рифат Мөхәммәтсафин, Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин, Арчаның 2нче мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Нәбиуллин да җитез йөгерүчеләр рәтендә. Ветеран спортчылар Ленар Заһидуллин, Ягъфәр Шәмиев стартның алгы сызыгында иделәр, һәм алар тукталып калмыйча, ахыргача, финишка кадәр күтәренке рухта килеп җиттеләр.

– Мин 40-50 километрга йөгергән кеше, минем өчен 2 километр зур ара түгел, – диде Ленар Заһидуллин.

Ул гынамы, әле ул 42 тапкыр гер дә күтәрде. Курса-Почмактан 50 яшьтән узган Хәлил Хәсәнов 55 тапкыр гер күтәргәч, Ленар Заһидуллин:

– Күрәсезме, минем укучыларым нишли! – дип тел шартлатты. Элек Ленар Заһидуллин Арчаның 2нче мәктәбендә физкультурадан укытты. Ул елларда районга якын-тирә авыл балалары башлангычтан район үзәгенә килеп укыды.

Арча сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова хезмәттәшләре белән үзе дә кросс йөгерде. Ул массакүләм спорт ярышларында призлы урын алмый калмый. Бу юлы да шулай булды. Кроссны җитез йөгереп үтүчеләр арасында район үзәк хастаханәсе хезмәткәре Гүзәл Сафина да бар иде.

Йөгерүдә яхшы күрсәткечкә ирешкән өч бертуган кыз Алена, Лена, Регина Гараниналарны да әйтеп үтәсе килә. Алар 18 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасында иң җитез йөгерүчеләр булдылар. Өчесе дә Арча педагогика көллиятендә укый.

Финиш сызыгын иң беренче булып шулай ук Арча педагогика көллияте студенты Илсаф Сәхәбиев үтте. Соңыннан үзе белән сөйләштек.

– 1нче курста укыйм, – дип сөйләде ул. – Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан килдем. Бездә мәктәптә спорт яхшы куелган. Ә Арча педагогика көллиятендә спорт буенча таләп тагы да каты.

Кросс башланганчы Арча педагогика көллияте физик тәрбия укытучысы Бари Бакировтан:

– Финишка кем беренче килер икән? – дип кызыксындым.

– Алдан әйтеп булмый, Адел Мөҗипов булырга бик мөмкин, – диде әңгәмәдәшем.

Адел – Арча педагогика көллиятен тәмамлаган егет. “Арча” спорт комплексында эшли. Озын буе әллә каян күзгә ташланып торган Адел кросста күренмәде. Соңыннан хәлләрен белдек.

– Бик катнашасы килгән иде, туйда булдым шул, – диде Адел. – Көне дә матур иде, күңелле дә булды, диделәр. Алла бирсә, Казанга марафонга ярышка барам.

Без егеткә уңышлар телибез.

Йөгерүчеләр Арчаның 5нче гимназиясе янында финиш биргәч, гимназия бакчасында коймак, чәй белән сыйландылар һәм ГТО нормаларын тапшыр- дылар. Гер күтәрделәр, ераклыкка сикерделәр, идәннән этелделәр, мылтыктан аттылар...

 Кроссны уңышлы йөгереп үткән “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы ир-егетләре белән тирда кабаттан очраштык. Төз атучылар ярышында 20 яшьлек Булат Сабиров иң күп очконы җыйды.

– Кросста 5нче урынны алдым, – дип сөйләде Булат. – “Татавтодор”ның футбол командасында, Яңа Кенәрнең хоккей командасында уйныйм. Үзем Яңа Кенәрдән. “Татавтодор”ның Арча филиалында геодезист ярдәмчесе булып эшлим.

Кул көрәшендә Наласадан Зәринә Рафиковага тиңнәр булмады.

– Кайда шөгыльләнәсез? – дип сорадым мин Зәринәдән.

– Беркайда да шөгыльләнмим, – дип җавап бирде Зәринә. – Кул көчле минем. Әни (Гөлфия) чаңгы ярышларында беренче урыннарны ала торган булган.

Кросста һәркем үзен сыный ала. Бу сынау – һәрберебез өчен әһәмиятле. Икенчесендә катнашабыз- мы? Бәлки шул көннән саф һавада йөри, йөгерә башларбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International