Төзегәнсең икән – рәсмиләштер!

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Төзегәнсең икән – рәсмиләштер!

Арча районы, күп еллар инде, торак төзелеше буенча планнарны уңышлы үтәп килә. 2016 елда 29881 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, шуның 19257 квадрат метры шәхси секторга туры килә.

– Шәхси төзелеш буенча саннар тагын да күбрәк булырга тиеш, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин. – Йортлар, янкормаларны төзеп бетереп аларда яшәүчеләр шактый, әмма торакны рәсми рәвештә теркәтергә ашыкмыйлар.

 Арча шәһәрендә, биг-рәк тә аның үзәк өлешендә яңа төзелгән шәхси торакны исәпкә кую мәсьәләсендә күп эшлисе бар. Авылларда да бу мәсьәләдә тәртип җитеп бетми әле.

Агросәнәгать комплексында, социаль өлкәдә эшләүчеләргә торак төзү өчен субсидия бирелә. Чиратта торучыларның кайберләре акча юнәтеп инде йортларын төзеп тә куйганнар, шунда яшиләр дә. Акча килер дигән өмет белән йортларын теркәтми торалар.

– Төзелеп беткән йорт өчен субсидия бөтенләй бирелми, – ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Сания Гатауллина.

Димәк, нәрсәдер көтеп йөрергә түгел, ә бу йортларны тиз арада рәсмиләштерү эшенә керешергә кирәк.

– Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 9.5 маддәсе нигезендә, рөхсәтсез төзелеш башлаган һәм төзелгән торактан рөхсәтсез файдаланган өчен (без разрешения на ввод объекта в эксплуатацию) административ җаваплылык каралган, – ди район Советы аппараты оештыру–гомуми бүлегенең юридик мәсьәләләр буенча секторы мөдире Алсу Мөхәммәтова. – Яңа төзелгән объект дәүләт теркәве үткәнгә кадәр юридик яктан юк булып исәпләнә. Бу үз чиратында күңелсез хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Теркәлмәгән торакны сатып та, мирас итеп калдырып та булмый. 2018 елның 1 мартыннан соң югарыда әйтелгән таләпләрне үтәмәүчеләргә карата административ эшләр кузгатылачак һәм штрафлар салыначак. Күп көч куеп төзелгән йортларыгызда тыныч яшәү өчен тиешле рөхсәт документларын вакытында алып, аларга милек хокукын билгеләнгән тәртиптә теркәтергә тәкъдим итәбез.

Соңгы елларда районда торак төзелеше күп алып барылу сәбәпле, шәхси торакны рәсмиләштерү мәсьәләсенә артык игътибар ителмәде. Әмма закон таләпләре үтәлергә тиеш. Махсус комиссия урамнар буйлап йөрергә чыкты да инде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International