Арчада кино күрсәтелә башлый?!

2017 елның 22 сентябре, җомга

Арчада кино күрсәтелә башлый?!

“Сентябрьдә Казанда XIII Халыкара мөселман киносы фестивале үтте.

Ул Мисырдан алып килгән “Безнең пәйгамбәр” фильмы (режиссеры Магди Ахмет Али) белән ачылды. Тамашачыларга бик ошады. Кыргызстан, Непал, Шри–Ланка, Һиндстан, Америка Кушма Штатлары, Төркия, Катар, Италия, Мальта, Әфганстан, Франция, Таҗикстан, Марокко, Казахстан, Нигерия, Эстония, Иран, Канада, Грузия, Әрмәнстан, Белоруссия, Әзәрбайҗан, Бангладеш, Үзбәкстан, Албания вәкилләре дә үз фильмнарын алып килгән иде. Нәфис, документаль, кыска метражлы фильмнар күрсәтелде.

Россиядән Татарстан, Мәскәү, Свердловск, Ростов, өлкәләре, Красноярск крае, Хакасия, Мари Иле, Башкортстан республикалары кинорежиссерлары эшләре тәкъдим ителде. Бәйгедән тыш күрсәтелгән Филиппин, Мьянма, Таиланд, Кытай, Корея фильмнары да бик ошады.

Беренче көнне үк Марат Башаров катнашында “Мулла” фильмын тәкъдир итү булды. Сергей Маховиков, Наталья Варлей, Светлана Светличная белән иҗади очрашулар үтте. “Алтын Урда”, “Караван сарай”, “Байгал” кинофильмнарын тәкъдир итүдә дә режиссерлары һәм продюсерлары катнашты. Фильмнар бер үк вакытта дүрт залда барды. Уңайлык өчен намаз уку бүлмәләре дә әзерләнгән иде.

Солтан Сөнгатуллинның “Айсылу” һәм Рөстәм Рәшитовның “Тапшырылмаган хатлар” фильмнары бик куандырды. Көннән–көн яхшыралар, артистлар да остара. Яшьләргә менә шуларны күрсәтергә кирәк. Тамашачы чын күңелдән көлде дә, елады да. Заллар тулы иде, хәтта баскычларда утырып карадылар. Экран каршында идәндә дә кеше иде. Һәр фильм ахырында режиссерлар, артистлар чыгыш ясады. Мин залда утырып бу матурлыкны күзәттем һәм еламадым гына. Моны бик аз кеше генә күрә ала бит. Үзебездә хәтта кинотеатр да, фильмнар алып кайтып халыкка күрсәтүче энтузиаст та юк. Без яшь чакта “Октябрь” кинотеатры халык белән тулы була иде”.

Арчада яшәүче Римма Надершинадан килгән хатта әйтелгән сүзләр безне уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да, элекке елларда кинотеатрда кайбер фильмнар өчәр көн икешәр сеанс бара иде. Булган әйберне бетерү бик җиңел, ә менә яңадан торгызу...

– Заманы башка иде шул аның. Элек шул кинодан башка нәрсә булмады. Хәзер Мәдәният йортында ике көннең берендә концерт, спектакль. Кулда телефон. Яшьләрне аннан аерып алып булмый, – монысы өлкән яшьтәге ханымның сүзләре.

Юк, фильм карамыйлар дип әйтеп булмый, карыйлар. Тик ничек? Яшьләргә сүз бирик әле.

– Безнең гараж бик яхшы, җылытылган. Шунда җыелып карыйбыз.

– Казанга кинотеатрга йөрибез. Үзебездә бернәрсә юк бит.

– Кичен машинага берничә кеше җыелабыз да ноутбуктан карыйбыз. Тагын кая барасың? Көн саен Казанга чыгып китә башласаң...

Әйе, кинотеатр юк. Берара Арча мәдәният йортында кинофильмнар күрсәтеп йөрделәр. Энтузиастлар табылды. Кеше булмагач, табышлы түгел дип туктаттылар. Авылларда да шундый ук хәл күзәтелгән. Халык кино карарга сусаган, ә заллар буш. Сәбәбе нәрсәдә? Бу һәм тагын берничә сорау белән без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, 2016 елда «Мир кино» дип ике егет кинофильмнар, мультфильмнар күрсәтергә тырышып карады. 3D форматында әле. Махсус кыйммәтле җайланмалар белән. Башта станциядә, аннан үзәккә менделәр. Тик халык йөрмәде. Сәбәбе? Бәлки, реклама җитмәгәндер. Дөрес, социаль челтәрләр, радио аша җиткереп тордылар, анысы. Нәтиҗәсе генә күренмәде. Элек Арчада киносектор булган. Һәр авылда кино күрсәтелгән. Аннан тукталган. Хәзер яңадан шуны торгызу максатында без үзебездә кинобүлек булдырдык. Җитәкчесе Данис Гайфуллин, киномеханик Илвир Тимашев. Проектр, күчмә экран бар. “Татаркино” белән килешү төзелде. Әмма шунысы, аларда яңа фильмнар юк. Күпмедер вакыт үткәннән соң гына килеп керә. Шулай булса да алып кайтабыз. Җәен “Казансу” паркында ачык һавада күрсәтелде. Аерым план нигезендә. Һәр чәршәмбе. Бушка. Авылларга да йөрдек. Тик илледән артык кеше җыя алмадык.

– Бәлки, рекламага басым ясаргадыр?

– Реклама белән эшләргә кирәк, сүз дә юк. “Ак чәчәкләр” ике көн тулы зал белән барды. Чөнки реклама зур булды. Артистлары белән очрашу да оештырылды. Октябрьдән “Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганова кушуы буенча һәр чәршәмбе кино көне итеп игълан ителә. Арчада кайда кино күрсәтеләчәген хәбәр итәрбез. Безнең проблема – кинотеатр юк. Кинозал булса, уңай, әлбәттә. Безгә зур зал да кирәкми инде, 100 кешелек булса җитә. Өлкәннәр өчен «Казан арты» тарих–этнография музеенда (80 урынлык зал бар), балалар өчен сәнгать мәктәбендә кино күрсәтергә уйлыйбыз.

– Нинди фильмнар күрсәтергә планлаштырасыз?

– Төрлесеннән. Рус телендә дә, үзебезнең татар фильмнарын да. Арчада да, авылларда да.

– Башында ук реклама кирәк булачак инде.

– Әйе. Тик монда да бер проблемага килеп төртеләбез. Авылларда бу эш уңайрак. Ә Арчада Мәдәният йорты каршыннан башка афиша кую урыны юк. Бу үзен бик нык сиздерә. Газета, радио аша әйтер идек, аларның үз таләпләре бар. Юлларын табарга кирәк булачак. Бәлки, бәйгеләр оештырып, балаларга бүләкләр бирүне, вак–төяк сатуны оештырыргадыр? Флаерлар тарату турында да уйлыйбыз. Системага кертеп җибәреп булса, китә инде ул. Тырышырга кирәк.

– Мәдәният йорты янына утлар белән яктыртылган “бегущая строка” яки реклама экраны куеп булмыймы?

– Ул бик кыйммәтле әйбер. Акча кирәк. Бервакыт куярга йөргәннәр иде. Үзара килешү юлын да таптык. Алар безнең Мәдәният йорты янына реклама щиты куя, без үзебезнең рекламаны да күрсәтәбез. Тик кире уйладылар. Шундый бер эшмәкәр табылса, рәхмәтле булыр идек. Ике якка да файдалы бит.

– Планнарыгызның тормышка ашуын телибез. Арча халкы сездән нәтиҗә көтә.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International