Актив яшьләр күбрәк булсын
Арчада ике көнлек интенсив – акыл фабрикасы – “Казан арты” төбәкара форумы булды. Анда республиканың 11 районыннан, Башкортстаннан, Казан, Киров, Ижау, Ульяновск, Самара шәһәрләреннән һәм Мари Иле республикасыннан делегатлар катнашты.
– Форумны без акыл фабрикасы бренды астында үткәрергә булдык, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов. – Ни өчен “Казан арты” форумы? Мәдәният, әдәбиятыбызның төп нигезе нәкъ менә Казан артында дип уйлыйбыз. Акыл фабрикасы ул – белем бирү урыны. Әмма без сезгә белем генә бирмибез, үзара тәҗрибә уртаклашабыз, максатлар куябыз.
Яшьләр арасында шундый бай фикерле, яңалыкка омтылучы, кызыклы идеяләр белән янып яшәүче, тәҗрибәсен башкаларга да җиткерергә әзер торучы егетләр һәм кызлар булуы, гомумән, бүгенге яшьләрнең, бу очракта татар яшьләренең активлыгы, рухи байлыгы сокландырды. Аларның бер–берләре белән танышулары да кызыклы атмосферада үтте. Бәлки, яшьләрнең төрле һөнәр ияләре булуы, бер–берсеннән күбрәк мәгълүмат алырга тырышулары да аны җанландырып җибәргәндер. Аннан бергәләп максатлар куйдылар. Ягъни, бу форумнан кем нәрсә көтә? Яңа темалар, идеяләр, проектлар, мөмкинлекләр, яңалыклар, тарихи белем, тәҗрибә һәм, ниһаять, аралашу, күңел ачу – менә аларны нәрсәләр кызыксындыра. Ә төп фикерләре бернәрсәгә килеп тоташа – ул да булса татарлыкны, телебезне саклау.
Форумның беренче көнендә яшьләр татфорум проект- лары, (текә) локаль мәйданчыклар, пиар яктырту, проектлар ярминкәсе белән таныштылар. Район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашу да булды. Ул яшьләр белән бик теләп аралашты, аларга үзенең фикерләрен һәм теләкләрен җиткерде.
– Бөтендөнья татар яшьләре форумы – бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче оешма, – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. – Без кеше саны артыннан кумыйбыз. Безнең өчен сыйфат мөһим. Җитәкчеләрне дә җыймыйбыз. Үсәргә теләгән яшьләргә басым ясыйбыз. Төрле темаларга тукталабыз. Бу юлы без татар телен, мәдәниятен саклауга, үстерүгә, яңа сулыш өрүгә, тарихка һәм туризмга тукталдык.
Эшмәкәрлек темасын да читләтеп үтмәделәр. Авылда эш юк, дип зарланырга теләгәннәргә шунда ук җавап та табылды.
– Мин калай эшләнмәләр ясау буенча үз эшемне ачып җибәрдем, – диде Мөслим районының Митрәй авылыннан Рүзәл Минһаҗев. – 600дән артык кеше яшәгән авылыбызда 15 эшмәкәр бар. Авыл халкы белән җыелып парк ясадык, шунда төрле чаралар оештырабыз. Ярминкәләрдә халык үз хуҗалыгындагы әйберләрне сата. Халык театры, КВН командасы бар. Сөендергәне – авылда бер генә буш нигез дә юк. Татар телен саклау авылдан башлана. Бар да безнең кебек татарча сөйләшеп үссен иде. Бөтен төбәктә бездәге кебек авыллар гөрләсен.
– Эшмәкәрләр бик күп. Кайсы өендә, гаражында нидер булса эшли. Без Казанда үткәргән “Печән базары” проектын үзегездә оештырсагыз (ул эшләнмәләрне сатуга гына кайтып калмасын, уеннар да булсын), эшмәкәрлеккә тартылган яшьләрне кызыктырып җибәрү, җирлектәге кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүчеләрне җыю урыны һәм бизнеска да этәргеч булыр иде, – диде Айрат Фәйзрахманов.
Файдалы лекцияләр, үзара аралашулар, фикер алышулар белән барган форумның беренче көнен Арча ягы буйлап сәяхәт дәвам итте. “Казан арты” тарих-этнография музееның туган як тарихын өйрәнү бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин Арча ягы тарихы белән таныштырды. Аннан яшьләр Ташкичүдә Мәрҗани, Иске Кишеттә Гани Сафиуллин музеенда, Кышкар мәчетендә булдылар. Кичен баянда, гитарада татар моңнарын башкарып күңел ачтылар.
Икенче көнне ТНВ каналыннан “Без тарихта эзлебез” тапшыруының алып баручысы Альберт Шакиров Казан арты хәзинәләре белән таныштырды. Туризм буенча да сүз алып барылды. Соңыннан форумда катнашучылар төркемнәргә бүленеп проектлар төзеделәр, аларны тәкъдир иттеләр. Беренче төркем проекты шәһәрдән кайтып, татар гаиләсендә яшәп, татар телен, татарларның гореф-гадәтләрен өйрәнүче, бәйрәмнәрендә катнашучы яшүсмерне күз алдында тотса, икенче проект авылга кайтып эшкә өйрәнүче (бәрәңге алу, җир казу, сыер саву һәм башкалар) егет һәм кыз турында иде һәм башкалар.
– Бик файдалы очрашу булды бу, – диде Саба районыннан килгән укытучы Алинә Фәйзуллина. – Татар телен үстерү буенча проектлар белән таныштык. Үзебез проектлар төзедек. Күп нәрсәгә өйрәндек.
– Урам театры дигән тәкъдим булды. Яшь драматургларның әсәрләрен алып, өйрәнеп, урамда спектакль куюны оештырып булыр иде, минемчә. Чөнки театрга урта һәм өлкән буын йөри. Ә болай яшьләрне дә тартырга була, – диде Ашытбаштан мәдәният университетының режиссерлык факультетында белем алучы Алмаз Нуруллин.
– Бездә татарлар кайда булсалар да оялмыйча татарча гына сөйләшәләр. Татар телендә яшьләр өчен төрле чаралар оештырабыз, – диде Ижаудан “Иман” татар яшьләре оешмасы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Кашапова. – Форум миңа яңа идеяләр, бик күп мәгълүмат бирде.
– Форум татар яшьләрен берләштерүдә кирәк гамәлләрнең берсе. Безнең барыбызның да максат бер – телне саклап калу. Яшьләрнең тел ягыннан ачылуын без “Казан арты” кебек яшьләр форумында күрә алабыз. Актив яшьләребез күбрәк булса, без бик шат, – диде Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.
Гөлсинә Зәкиева