Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында

2017 елның 22 сентябре, җомга

Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында

Соңгы вакытта гражданнарның җәмәгать урыннарында, транспортта, сәүдә предприятиеләрендә, мәгариф учреждениеләрендә террорчылык акты булу ихтималы турында хәбәр алу очраклары бар.

Россия Федерациясенең “Террорчылыкка каршы тору турында”гы законы нигезендә, максатлары яки хәрәкәтләре террорчылыкны пропагандалауга, аклауга һәм булышуга яки дәүләтнең конституцион төзелешенә һәм дәүләт иминлегенә, җәмәгать куркынычсызлыгына каршы юнәлдерелгән оешмалар төзү тыела.

Террорчылыкны кисәтү буенча чаралар эшләү һәм тормышка ашыру, объектларның террорга каршы сакланышы таләпләрен үтәү һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү террорчылыкка каршы торуны оештыру нигезләренең берсе булып тора.

Безнең районда террорчылык һәм экстремизм күренешләре фактларын кисәтү һәм булдырмау буенча комплекслы чараларны эченә алган террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча программа тормышка ашырыла. Террорчылыкка каршы комиссия кабул иткән чаралар муниципаль берәмлекләр башлыкларын, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләрен, күчемсез милек ияләрен һәм транспорт чаралары хуҗаларын, шулай ук гражданнарны уяулык күрсәтергә, теләсә кайсы шикле фактлар турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә, кеше күп булган урыннарда андый хәбәрләрне тикшерү барышында оешканлык күрсәтергә һәм паникага бирелмәскә мәҗбүр итә.

Районда криминоген хәл контрольдә тотыла һәм хокук саклау органнары дәүләт иминлегенә, гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә янаучы кешеләрнең андый куркыныч хәрәкәтләренә каршы тору өчен җитәрлек көчкә һәм чараларга ия.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

 юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International