Пенсияңне яшьтән кайгырт
Районда “Пенсия грамоталылыгы буенча бердәм көн” булып узды.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында булдылар. Без Арчаның 5нче гимназиясенең югары сыйныф укучылары белән шундый бер очрашуда катнаштык.
Югары сыйныф укучысына пенсия турында нәрсәдер белү кирәкме, иртәрәк түгелме, диярсез. Хәтерлим әле, мин мәктәпне тәмамлаганда бер көнне дә әрәм итмәскә, пенсиягә чыкканда кирәк була, дигән чынбарлыкны белә идем инде. Университетны тәмамлагач, тиешле вакытта, юллама буенча 1 августта эшкә чыктым. Редактор: “Кайсы вакытта телисең, шул вакыт эшкә чык”, – дисә дә, вакытында эшкә килдем. Янәсе, стаж өзелмәсен. Хәзер уйлыйм, мин боларны каян белдем икән? Ул заманда мәктәпләрдә болай итеп пенсияләр турында аңлатып йөргәннәрен хәтерләмим. Күрәсең, әнидән белгәнмендер инде.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина яшьләрне пенсия турында бүгеннән кайгыртырга, вакытны кулдан ычкындырмаска чакырды. Кеше тугач, тикмәгә генә СНИЛС – шәхси исәп буенча иминиятләү номеры бирелми. Анда пенсиягә кагылышлы барлык мәгълүматлар да тупланып барыла. Кеше эшкә керүгә аның киләчәк пенсиясенең язмышы хәл ителә башлый. Эш белән тәэмин итүче үзенең хезмәткәренә тиешле взносларны Пенсия фондына күчереп барырга бурычлы. Әгәр дә инде бу взносларны эш бирүче вакытында күчермәсә, хезмәт хакын конвертта бирсә – болар киләчәк пенсия күләменә турыдан-туры тискәре йогынты ясаячак. Хәзер пенсияләр яңа программа буенча исәпләнә. Һәр елны хезмәт хакына карап, баллар куела. Стаж һәм хезмәт хакы күп булган саен баллар да күп җыелачак, нәтиҗәдә пенсия дә әйбәт чыгачак.
– Пенсия баллы кеше эшләгәндә генә исәпләнми, – дип сөйләде Гөлназ Ибәтуллина. – Тормышта социаль әһәмияткә ия булган чорлар да бар. Мәсәлән, армия хезмәте үткән, 1 төркемдәге инвалидны караган, инвалид баланы баккан, 80 яшькә җиткән кешене тәрбияләгән, бала белән декрет ялында утырган еллар өчен аерым баллар исәпләнә. Сез мәктәпне яки аннан соң һөнәр алу йортларын тәмамлаганчы ук эшкә урнашырга мөмкинсез. Вакытлыча эшкә урнашканда да рәсми рәвештә теркәлегез. Ул вакытта сезнең өчен Пенсия фондына взнослар керәчәк һәм иминиятләү стажыгыз да барачак.
Тупланма пенсиянең нәрсә икәнен белеп тору да файдага булачак.
– Эшли башлагач, 5 ел эчендә тупланма пенсияне булдырыр- гамы–юкмы икәнне хәл итәргә кирәк булачак, – дип сөйләде Пенсия фонды вәкиле. – Иминиятләү һәм тупланма пенсияләрнең төп аермалары шунда: иминиятләү пенсиясе ел саен дәүләт тарафыннан ышанычлы рәвештә артачак, ә пенсия тупланмалары файдага гына түгел, хәтта зыянга да эшләргә мөмкин.
Ирекле пенсия программаларында катнашу мөмкинлеге булу шулай ук яшьләр өчен кызыклы иде. Пенсиягә чыккач, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары ирекле рәвештә түләп барган взнослар хисабына сиңа өстәмә пенсия түлиячәк. Пенсиягә чыгарга да ашыкмасаң ярый икән. Әгәр дә пенсия яше җитеп тә, пенсия акчасы алмыйча тагын 5 ел эшләсәң, пенсияң якынча 45 процентка артачак.
Мәктәп укучыларына һәм әти-әниләргә быелның 19 сентябрендә яңа сайт эшли башлаган. www.school.pfrf.ru/ сайтында үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин. Соңыннан укучыларга киләчәк пенсия турында брошюралар өләшенде, кызыклы видеофильм күрсәтелде. Гөлназ Ибәтуллина сорауларга җавап бирде.
Киләчәк турында кайгырту шушы була торгандыр инде ул!
Румия Надршина