24 сентябрь көнне Арча районында Татарстан Республикасы Яшь Гражданнары Форумы узып үтте. Форум гаять җылы атмосферада узды. Ул балалар инициативасын алга этәрүгә, районнарда җәмәгать эшчәнлеген үстерүдә , районның балалар оешмаларына ярдәм күрсәтүгә, балалар һәм яшьләр проблемаларын ачыклау һәм чишүгә юнәлтелгән иде. Чараның тантаналы ачылышында катнашучыларны балалар оешмалары директоры Согрина Екатерина Игоревна сәламләде. Шулай ук чараның барлык юнәлешләре буенча зур эш башкарылды һәм бертавыштан Резолюция кабул ителде. Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна Резолюциягә кертелгән барлык идеяләрне хуплады. Алда яшьләрне зур эшләр көтә, Любовь Михайловна билгеләп уткәнчә, барысы да үзебездән генә тора. Яшьләргә уңышлар телик!