Юбилярга Рәхмәт хаты
“Ташкичү” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Илдар Вәлишинга 60 яшь тулды.
Гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган кеше ул. Тракторчы, бригадир була, аннан сыер сава, менә 7 ел техник.
Юбилярны олылау кичәсендә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов аңа район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.