Беренче урында – сәламәтлек
Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе чираттагы утырышы Яңа Кырлай авыл җирлегендә булды һәм анда мәгариф учреждениеләренең 2017–2018 уку елына әзерлеге нәтиҗәләре, район мәктәпләрендә туклануны оештыру, спорт учреждениеләре, төрле яшьтәге кешеләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту буенча авыл җирлекләре эше кебек мәсьәләләр каралды.
Ныклап төзекләндерелгән Өчиле мәктәбендә бүгенге көндә 39 бала белем ала. Укыту нәтиҗәләре буенча елның-елында 2–3нче урыннарда бара. Тәрбия эшенә дә нык игътибар бирелә. Спортта да уңышлары күп.
– Безнең укытучылар бар да тәҗрибәле һәм иң мөһиме җирле кадрлар, – диде мәктәп директоры Әмир Нуретдинов. – Тугызынчы сыйныфта укыганда ук Россия чемпионы булган укучыбыз Рәмлә Әхмәтҗанова да педагогика көллиятен тәмамлап өстәмә белем педагогы булып үзебезгә кайтты. Ул кул көрәше, волейбол буенча балалар белән шөгыльләнәчәк.
Туклану буенча проблемалары юк. Үзләрендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешне кертеп атналык меню тәкъдим ителгән. Бәрәңге генә үстермиләр икән.
– Быел барлык балалар бакчалары һәм мәктәп- ләрне бәрәңге белән район тәэмин итәчәк, – диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина. – Ашханәләрдә чисталык, тәртип саклансын, ризыклар тәмле булсын. Пешекчеләр намус белән эшләсен. Бу көн кадагындагы мәсьәлә. Авыл җирлекләре башлыклары да даими тикшереп торырга тиеш.
Өчиле балалар бакчасы 1989 елда төзелгән, ныклап төзекләндерү кермәгән. Әмма Фәридә Нургалиева җитәкчелегендәге коллектив балаларга уңай мохит тудырганнар.
– Коллективта бер-беребезне аңлап эшлибез, балалар да бик яратып йөри, – диде мөдир. – Уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Мәктәпкә әзерләнү өчен аерым сыйныф бүлмәсе бар. Кухнябыз иркен. Сыйфатлы продуктлар гына алына. Ике көнгә бер ризык тикшерелә.
Яңа Кырлайда авыл халкына спорт белән шөгыльләнү өчен бар да эшләнгән. Волейбол, баскетбол уйнау өчен универсаль мәйданчык, футбол кыры, хоккей мәйданчыгы бар.
Хоккей буенча үзләрендә дә турнирлар үткәрелә, район ярышларында да катнашалар. Ачык һавада бөтен төр тренажерлар белән тренажер залы ясалган. Теләгән кеше бушка шөгыльләнә ала. Музей артындагы күлдә катамаран һәм көймәдә йөрергә була. Тоз бүлмәсе дә эшли. Мәктәп территориясендә балалар мәйданчыгы искиткеч яхшы.
Мәктәптә дә спортка игътибар зур. Балалар кул көрәше, шахмат, шашка, көрәш, гер күтәрү, чаңгы спорты, теннис белән шөгыльләнәләр, уңышларга да ирешәләр. Раил Закиров, Фирүзә Әхмәтҗанова, апалы–энеле Раилә һәм Рөстәм Гайфуллиннар, Илназ Закиров, Илназ Нуруллин, Реналь Заһидуллин әнә шундыйлардан.
– Туклану да тиешенчә оештырылган. Ике тапкыр җылы ризык бирелә. Кыш буе үзебез үстергән яшелчәне кулланабыз. Әти–әниләрдән аена 300-350 сум гына җыябыз. Тамаклары туярлык була. Ризыкларның сыйфатын әти-әниләр комитеты әгъзалары белән бергә тикшерәбез, – диде мәктәп директоры Энҗе Минҗанова.
Мәктәп бинасында урнашкан Яңа Кырлай балалар бакчасында да дөрес туклану, көндәлек режим, чисталык саклана.
– Искиткеч яхшы спортзаллар, спорт мәйданчык- лары. Һәркайда алар тулысынча файдаланылсын иде. Халыкны да (олысын, кечесен) тартырга кирәк, – диде Любовь Осина. – Сәламәтлек беренче чиратта торырга тиеш.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА