Укытучы барысына да вакыт таба

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Укытучы барысына да вакыт таба

Мондый аркан белән тартышуны күргән юк иде әле. Ай–яй, хәтта мускуллары тартышып, егылучылар булды...

Республиканың мәгариф системасында эшләүче педагогларның спартакиадасы иде бу. 40лап районнан 800дән артык кеше катнаш- ты анда!  Ярышлар “Арча” спорт комплексында, Арча стадионында, Арча педагогика көллиятендә, Арча мәктәпләрендә барды.

Спартакиада иртәдән башланды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Республикасы мәгариф  һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Алар спартакиадада катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде. Иң көчле командага 1 млн. сумлык бүләк каралган. Моннан берничә ел элек безнең арчалар җиңү яулады. Зур бүләк өчен ярышның каты барачагы көн кебек ачык иде.  Һәм бу, чыннан да, шулай булды.

20дән артык кешедән торган командалар йөгерде, озынлыкка сикерде, йөзде, мини-футбол, бадминтон уйнады, мылтыктан атты, аркан белән тартышты.

Безнекеләрдән иң яхшы нәтиҗәне мылтыктан атучылар бирде. Алар: Арчаның 5нче гимназиясеннән биология укытучысы Гүзәл Гыйләҗева һәм Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге мәктәпнең физкультура укытучысы Айрат Сәлахов. Һәркайсы хатын-кызлар һәм ир-атлар ярышында 1нче урынны алды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнарын һәм медальләрен алу, билгеле, күңелле хәл.

– 23 ел укытам, – дип сөйләде төз атучы Гүзәл Гыйләҗева. – Ярышка алдан әзерләндек. Үз көчеңә генә ышанып, алдан әзерләнмәсәң, җиңү яулап булмый торгандыр.

– Безнең икебезне дә ветеран педагог Фәрит Фәтхиевич әзерләде, – дип сүзгә кушылды Айрат Сәлахов. – Соңгы атналарда көн саен кичке сәгать 5тән 8гә кадәр тирда булдык.

Айрат Сәлахов педагогия институтының хәрби кафедрасын тәмамлаган егет. Әле кайчан гына районда “Аҗаган” уенында аның укучылары беренче урынны алды.

Урыннан озынлыкка сикерүдә Арчаның 7нче мәктәбе информатика укытучысы Фидәрис Зиннәтуллин өченче урынны алды.  Фидәрис ул, афәрин, спортны үз итә. Бик җитез йөгерә дә.

Аркан белән тартышу командасында Яңа Кенәрдән физкультура укытучысы Зөлфәт Хәйруллинны, Яңа Кишет мәктәбендә физкультура укытучысы Рәдис Сәйфетдиновны без көчле көрәшчеләр буларак беләбез. Кушлавыч мәктәбенең химия-биология укытучысының аркан белән тартышканын күргән юк иде әле. Ә командага иң көчлеләрне туплыйлар! Соңыннан сөйләшкәндә сүзне буй белән авырлыктан башладык. Чөнки аркан белән тартышуда бу үлчәмнәр әһәмиятле иде.

– Буй 185, авырлык 124 килограмм, – диде Рәдис Бикчәнтәев. – Электән спорт белән шөгыльләндем. Гер күтәрәм, аркан белән тартышуда катнашам. Әти ягыннан да көрәшчеләр бар. Ярышка “Арча” спорт комплексына килеп әзерләндек. Күрәсең, катырак әзерләнергә кирәк булган. Әнә, сабалар, урамга чыгып, хәтта машина тартып йөрибез, диләр.

Аркан белән тартышуда безнекеләр биектауларны бик тиз җиңде. Ә менә кукмаралар белән озак тартыштылар. Эх, аяк киемнәре дә шумаган булса.., бәлки, кукмараларны җиңгән дә булырлар иде.

Ярышлар караңгы төшкәндә генә тәмамланды. Мамадыш командасына тиңнәр булмады. Котлауларны кызыгып карап торган җанатарлар арасында: “Эх, миңа әйтмәделәр...” – дип уфтанучылар да бар иде.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International