Ахун чишмәсе

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Ахун чишмәсе

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов белән язучыларны каршы алырга ашыгабыз. Алма бакчасы янында иң беренче булып безнең янга якташыбыз (Субаш Аты авылыннан), журналист Риман Гыйлемханов килеп туктады. Бераздан язучылар күренде...

Башта Арча станциясендәге зиратка кереп чыгарга булдылар. Көн аяз. Кояш көзнең салкынча җилләрен җиңәргә тырышып, нурларын сибепме–сибә. Менә без халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахунов кабере янында. Кызы Наилә Ахунова кып-кызыл чәчәкләрне кабер өстенә таратты. Язучылар кабергә чәчәкләр куйды. Тынлык. Телгә сүз килми, йөрәктә иң җылы хисләр...

Халык язучысының якыннары, каләмдәшләре кайткан. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, галим, язучы Фоат Галимуллин, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина,   журналист, шагыйрь Зиннур Мансуров, язучы, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, якташ язучылар Вакыйф Нуриев, Рифат Җамал, Сания Әхмәтҗанова, “Таттелеком” җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Зәкуан... Кунаклар Гариф Ахуновның улы Рәшит Ахунов каберендә дә булдылар.

Казанбаш ягына юл тоттык. Әлеге авылдан 3 километр ераклыкта Гариф Ахуновның туган авылы Өчиле. Ул беткән авыл. Олы юлдан Казанбаш авылын үтеп, бераз баргач, Гариф Ахуновка багышланган аншлаг куелган. Ук язучының туган авылы Өчилегә таба күрсәтә.

...Ерактан ук елга буенда матур манзара ачыла. Рәшәткәләр белән тотып алынган чишмә буена халык җыелган. Күңелдән дулкын йөгереп үтә. Халык язучысын, Гариф Ахуновны биргән тау бите, ул тәгәрәп үскән җирләр. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, китапханәчеләр, шушы җирлектәге халык каршы алды. Тирә-юньгә гармун моңы, учак, хуш исле чәй исе таралды...  Язучыны юксынып искә алдылар, сагына иде ул Өчилесен, дип тын калдылар. Бу урынны җәннәт почмагы, дип атадылар. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чишмәләрне иҗат чишмәсенә тиңләп:

– Ахун чишмәләре тагы да бәреп чыксын, – дип теләде.

Галим, язучы Фоат Галимуллин үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

– Гариф абыйның 60 яшен монда уздырдык, – дип сөйләде ул. – Җәмәгате Гөлшәһидә апа белән бергәләп тарантаска утырып, авыл урамнарын әйләнделәр... Чишмәсенең суын эчтеләр.

Капкага аркылы сузылган кызыл тасманы Рамил Гарифҗанов белән Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кисте, халык чишмә янына үтте. Һәркем эчтән генә теләкләрен әйтеп, чишмә суы белән битен сыпырды, суын эчте. Хуш исле чәен дә эчеп җибәргәч, тагын да сафланып, сихәтләнеп киткәндәй булдылар.

Бераздан инде кунаклар Казанбаш мәктәбендә иделәр. Фойеда аларны   “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә көтә иде. Музей җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов язучыга багышланган экспонатлар турында сөйләде.

Ахун чишмәсенә яңа сулыш биргән иганәче – “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин тантанада үзе катнаша алмады. Җәмгыятьнең матбугат үзәге җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Зәкуан:

– Арча ачылмаган тарих диңгезе, – дип сөйләде.

Тарихны ачасы да ачасы әле... Истәлек билгеләрен куеп, төзеп, шәхесләрне мәңгеләштерә барасы. Наилә Ахунова куанып: “Әтинең күптәнге хыялы тормышка ашты”, – диде. Бу куаныч барыбызныкы да. Чөнки язучы ул халыкныкы. Бу безнең тарих.

Соңыннан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Арча районында билгеләнгән иң оста каләм ияләренә, мәдәният өлкәсендә уңышка ирешкән яшьләргә Гариф Ахунов премиясен тапшырды. Алар белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International