Ярминкәгә Петр Беренче килде

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Ярминкәгә Петр Беренче килде

Узган шимбәдә Арчада зур ярминкә гөрләде. Ул бу юлы халык соравы буенча шәһәр үзәгендә оештырылды.

– Монда иркен, – диде Харис абый. – Менә ашлык алдык әле. Чиста, коры.

– Быел бәрәңгебез уңмады. Бөтен өмет ярминкәдә иде, – диде Фирдәвес апа.

Чыннан да, ашлыгы да, бәрәңгесе дә, печән-саламы да бар иде ярминкәдә.

– Бодай күпме тора? – дип сорыйм ашлык үлчәп торган урынга барып.

– Бодай бетте инде, – диде сатучысы Зөлнәгәр Фәйзрахманова.

Кушлавычтан булып чыкты алар. “КамАЗ” машинасы белән арпа, бодай, солы, арыш алып килгәннәр.  Шул арада сатып та бетергәннәр.

Үз продукциясен сатып, бераз булса да акча юнәтергә теләгән мәктәпләр дә читтә калмаган. Лесхоз мәктәбе үзе генә дә сатуга күпме әйбер алып килгән. Яшелчә, җиләк–җимештән тыш биредә урман байлыклары, дару үләннәре дә күп. Технология дәресендә укучылар ясаган уклау, куна тактасы кебек агач эшләнмәләр дә урын алган.

– Үзебез үстергән яшелчә, җиләк–җимеш балаларга ашатырга кыш буена җитә. Артыгын ярминкәләрдә сатабыз. Казанга да барабыз, – ди мәктәп директоры урынбасары Фирая Гайнанова. – Дару үләннәрен дә балалар үзләре әзерли. Нарат бөресен мартта ук җыйдык. Салкын тигәннән бик булыша ул.

Бу көнне ярминкәдә бәрәңге бәйрәме дә оештырылды. Кунакларны ипи-тоз түгел, бәрәңге пәрәмәче белән костюм- нардан Бәрәңге үзе (Рәсим Низамиев), Петр Беренче (Динар Бариев) һәм татар кызы (Лариса Васильева) каршы алды. Бәйрәмне тагын да ямьләндереп, сәхнәдән җыр-моң агылды. “Яшь йөрәкләр” ансамбле (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина), Мөнирә Абдуллина, Расих Галимҗанов, Зөлфия Әүхәдиева яраткан җырларын яңгыраттылар, Рилә Абдрахманова, Зөлфәт Сибгатуллин күңелле итеп алып бардылар.

“Арча хәбәрләре” газетасы сайтында үткәрелгән бәйге җиңүчеләренә бүләкләр дә шушы сәхнәдән тапшырылды. “Без иң матур пар” дигән бәйге яшь парларга ярдәм итү йөзеннән игълан ителгән иде. Шарты да җайлы гына – парлап төшкән фотоны редакция почтасына җибәрергә. Бүләге – “Арчабаш”тан участок сатып алганда билгеле бер суммада ташлама. Җиңүчеләр онлайн – тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Аларны “Арчабаш” ширкәте җитәкчесе Алмаз Миннекәев һәм “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин бүләкләде.

“Иң матур пар” бәйгесендә беренче урынны яулаган Алия һәм Алмаз Ибраһимовларга – 30,  икенче урындагы Тамчы һәм Руслан Хәкимовларга – 20, Илүзә Гыйльметдинова белән Илназ Гәрәевкә 10 мең сум ташлама ясау өчен (“Арчабаш”тан участок сатып алганда) сертификат тапшырылды.

Сайтыбызда бәйгеләр дәвам итә. Катнашыгыз, бүләкләр отыгыз.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International