Ат – тормыш яме
Сүзне бераз гына тарихтан башлыйк әле.
1890 еллар урталарында Габдрахман Ишморатов дигән бай Казанбаш–Үрнәк якларында җирләр сатып алып шунда килеп урнаша. Тарихка кереп калырлык бу кеше бик үзенчәлекле шәхес була. Башка өлкәдәге эшләренә тукталып тормыйча, аның төп шөгыле һәм горурлыгы булган саф нәсел атлары үрчетүе хакында әйтеп узыйм әле.
Үрнәк авылында ул ат абзарлары, ветеринария шифаханәсе, башка кирәкле биналар төзетә. Тирә–яктагы болыннарда атлар өчен печән әзерлиләр. Монда бары тик Орлов токымлы атлар гына үрчетелә. Эре, затлы, елгыр һәм чыдам атлар була ул. Казанның Кабан күле катып, өстенә кар яткач, шунда ат чабышлары уздырыла. Күп очракта аларда Габдрахман байның саф нәселле чаптарлары беренче килә. Ишморат юргаларын Бельгия, Голландия, Германия кебек чит илләрдән килүчеләр дә сатып ала...
Шушы урында үзебезнең районның Сеҗе авылындагы Айзат Сәлаховның крестьян–фермер хуҗалыгына күчик әле.
Айзат – Арча егете, Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Ул нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Аның белән хуҗалык биләмәләрен карап йөрибез.
– Менә бу айгырны Германиядән кайтардык, – ди Айзат күтәрелеп карасаң баш киемең төшеп китәрлек биек, затлы атка күрсәтеп. Шунда башка: “Габдрахман бай атлары нәселеннән түгелме икән бу?” – дигән уй да килеп алды. Ат абзарлары, ярдәмче биналар үзләре дә тәэсирләндерерлек. Биредәге чисталык, тәртипкә исең китәрлек. Атлар да елкылдап тора, тузан да кундырмыйлар икән үзләренә. Без аларның кайберләрен Сабантуйларда, төрле ярышларда күрәбез.
– Мондый тәртипне ничек саклый аласыз? – дип сорыйм.
– Минем булышчыларым бар, – ди Айзат. – Әнә алар үзләре дә килеп җитте.
Курса–Почмактан Илнур һәм Зөлфәт Рамазановлар икән. Илнур быел 10нчы, Зөлфәт 8нче сыйныфта укый. Җәй буе атлар көткәннәр (ай саен 15әр мең сум акча комачаулык итми), буш вакытлары булуга бирегә ашыгалар. Үзләре чаба торган атлары бар, һәркөнне басуга йөгертергә алып чыгалар. Сабантуйларга ерак булса да, форманы югалтырга ярамый. Килүгә юртакларны
чистартып чыгалар, тегеләре дә рәхәтләнеп тора, ачулану, борчылу юк, тәмам дуслашып беткән болар.
Илнурның ат чабышларында катнашу стажы шактый икән инде – беренче тапкыр чапканда өченче сыйныфта укый идем, ди. Бу шөгыле укыр- га һич тә комачауламый – 9нчы сыйныфтан соң имтиханнарын 4–5 билгеләренә биргән.
Атлар белән мәш килеп үскән Курса–Почмак авылы егете Венер Исмәгыйлев югары уку йортын тәмамлап авылга эшкә кайткан. Ат ул туган авылга, туган җиргә мәхәббәт тә тәрбияли.
Авыл балалары гына түгел, авылга кунакка кайткан шәһәр балалары да җәй буе бирегә килүдән туктамый икән. Болай гына, карап хозурлану өчен киләләр. Уйнаклап йөргән тайлар, мәһабәт атларны күзәтеп торуы үзе үк кызык. Әле монда ат көтүенең башында йөргән үзен бик тәкәббер тотучы кәҗә тәкәсе, куй сарыклары, әтәч һәм тавыклар бар. Янәшәдә генә урман, бормаланып агып яткан инеш, башка хозурлыклар.
Ат – акыллы, аңлы хайван. Без аларның телен аңлый гына алмыйбыз. Биредә булган бер тетрәндергеч вакыйга турында сөйләделәр. Бер гаять сөйкемле, бик матур тай туган. Күз тигәнме – көннәрдән беркөнне кинәт кенә үлеп киткән бу. Бичара бия сизенгән инде, кәефе төшкән, аппетиты беткән, әмма баласы янында вакытта бирешмәгән. Үлгән тайны озак яткырып булмый – алып чыкканнар моны. Чыгып барганда бия калган яктан дөбердәгән тавыш ишетелгән, кереп карасалар, үлеп ята, ди баласын югалткан ана. Йөрәге түзмәгән...
Атларда да кеше язмыш- лары.
Шушы урынга җиттем дә, тукталып Айзат биреп җибәргән кымызны йотып куйдым. Рәхәт булып китте, күңелсез уйлар тиз таралды.
Әйе, биредә элек–электән кеше сәламәтлеге өчен гаять файдалы булуы белән дан тоткан кымыз да әзерлиләр.
– Бияләр тайлары белән бергә төнлә көтүдә йөри, – ди Айзат. – Төнлә үләннәр витаминнарга аеруча бай була. Ә көндез ике сәгать саен савабыз.
Көнгә 8 литрга кадәр сөт бирүче бияләр дә бар икән. Биредә җитештерелгән кымызга сорау зур, чөнки ул экологик яктан да чиста, куелган барлык таләпләргә җавап бирә. Нигездә Казан шәһәренә озаталар. Ә хәзер исә Арча шәһәре кибетләрендә дә сатыла.
Ильяс Фәттахов