Арчада бар шундый ярдәмче

2017 елның 29 сентябре, җомга

Арчада бар шундый ярдәмче

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы ярдәмен үзебезнекеләр генә түгел, күрше районнардан да шактый кеше, нигездә, сатып алу буенча гаделсезлекләргә юлыкканнар күрә.

Хезмәткәрләр рәнҗетелүченең барлык зарын тыңлап, эшне шундук кулга ала. Кулланучылар хокукын яклау буенча әлеге инспекциянең хезмәтен санап бетерерлек түгел. Без, гади халык, күп очракта сатып алуга бәйле үз хокукларыбыз- ны белеп бетермибез, кайвакыт бөтенләй кулланып та карамаган товарыңны кире тапшырырга, я алмаштырырга уйлаганда, кире борып чыгаралар. Менә шул вакытта, әгәр кулланучылар хокукын яклау хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итсәң, проблемаң бик тиз чишеләчәк.

Узган ел ахырында халык “Татфондбанк”тагы акчаларын ала алмыйча борчылды. Инспекциягә кредитларын түләү мәсьәләсендә килеп чык-кан проблемаларын хәл итүне сорап килүчеләр дә шактый булды. Андыйлар күп булса да, бер очрак инспекция хезмәткәрләрен шактый аптырашта калдырган. Эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина аны яхшы хәтерли. “Ул очрак уңай чишелеше белән куандырса, әле моңарчы очрашырга туры килмәгәнгә, тәҗрибә тупларга да уңай булды”, — ди.

2016 елның 7 декабрендә С. һәм Р. 400 мең сум кредит алу турында “Татфондбанк”ка документлар тапшыра. 18,99 процент белән бирелгән кредитны 36 айга рәсмиләштерәләр һәм кредит алучыларның кулына пластик карта тоттыралар — банкоматка кереп, акчаны шуннан гына аласы. Тик кредит суммасын кулына тотып карау гына насыйп булмый аларга — картаны банкоматка тапшыргач экранда барлыкка килгән “Заблокирован” дигән сүз “акчаны бирми”. Баксаң, шушы көннәрдә банкта ыгы-зыгы туып, кредитлар бирелми башлаган икән. Акчаны бирмәсә дә, банк кредит алучыларына тынгы бирми — телефоннарына “Түләргә” дигән хәбәрләр гел килеп тора, түләмәгән очракта пенялар белән яныйлар. Гөнаһсыз кредитчылар ике айга 20 мең сум түләргә мәҗбүр була. Гаҗизлектән, ярдәм өмет итеп Р. кулланучылар хокукын яклау инспекциясенә мөрәҗәгать итә. “Бу очрак минем өчен зур сабак булды. Башта, беренче айларда акчаны бирерләр дип өметләндем, тик тора-бара өзелде ул өмет. Алмаган акчага кредит түләү биг-рәк гаҗәп хәл булды. Аннан, аптырап кулланучылар хокукын яклау инспекциясенә мөрәҗәгать иттем, — дип сөйли ул бүген кыен чакларның артта калганына куанып. — Ә анда шундук хәлемә кереп, тиз арада акчаны кайтару өстендә эшли дә башладылар. Ике тапкыр судка барырга туры килде үземә. Беренче суд безнең файдага хәл итсә дә, акча сорап хатлар килүдән туктамады. Аннан барлык кәгазьләрне алып Казанга чыгып киттек. Кулланучылар хокукын яклау бүлегендә эшләүчеләргә зур рәхмәт. Сату-алу эшендә кыен хәлдә калганнар аларга мөрәҗәгать итүдән уңайсызланмасын”.

“Татфондбанк”ның акчаны бирмичә, үз бурычын үтәмәве судка мөрәҗәгать итәргә сәбәп булды, — ди Ләйсән Илсур кызы. — Нәтиҗәдә, банк түләнгән сумманы гына кайтарып калмыйча, чит кеше акчасын кулланган өчен процентын, мораль зыян китергәне өчен компенсация һәм кулланучы файдасына суд билгеләгән сумманың 50 проценты күләмендә штраф та түләде”.

Халык мәнфәгатен кайгыртып эшләү, гаделсезлекләргә юл куймау юлында көрәшү хезмәткәрләргә күңел тынычлыгы бирә. Никадәр рәхмәт ишетеп эшли алар! Бу әле бер очрак кына, ә елның 365 көнендә ничаклы очрак-лар булмыйдыр?! Шуңа инспекциядән кеше өзелми. Бүген дә ике ханым кереп калды. Кибет тотучы шәхси эшмәкәрләр икән. Әнә шулай, гади халыктан алып, бизнеста кайнаучылар да, гаделлеккә өметләнеп бирегә килә.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International