“Акчасын бирәбез, эшләсеннәр генә”

2017 елның 29 сентябре, җомга

“Акчасын бирәбез, эшләсеннәр генә”

Үзара салым акчасына быел авыл җирлекләрендә күп эш башкарылды. Аеруча сөендергәне – авыл урамнарында юллар каралды. Кайберләре турында газетабыз битләрендә дә яктыртылды. Шунда Яңасаланың яңгырлы көннәрдә машина менә, җәяүле йөри алмаслык тавы, Каенсарның үтеп булмаслык урамы күз алдына килде. Биредә нәрсә эшләнде икән? Шул сорау белән без Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинга мөрәҗәгать иттек.

– Мактанырлык урыныбыз юк, шулай да үзара салым акчасының барысын да беренчеләрдән булып тотып бетердек, – диде ул. – Бездә үзара салым түләмәгән бер генә кеше дә булмады. Дөрес, суммасы азрак иде. Ике авылга 2017 елга 91 мең сум акча җыелды.

Республика бюджетыннан артып кайткан акчага җирлектә күп эш башкарылган. Ике авылга да янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче гидрантлар, мотопомпалар алып куйганнар. Каенсарда су башнясын төзекләндерүгә дә шул акча тотылган. Яңасалада Яшьләр урамының бер башына 400 метр арага суүткәргеч торба сузылган. Сугыш чоры балалары истәлегенә парк булдыруга да үзара салым акчасыннан өлеш чыккан. Моннан тыш юллар да каралган, Яңасалада – 1500, Каенсарда 1600 метр арага таш салынган.

– Быел нигезен генә эшләдек, – диде Айрат Сафин. – Икенче елга өстенә вак таш салырга планлаштырдык. Җыелышта бу хакта уртага салып сөйләштек. Хәзер үзара салым акчасының үзләре өчен икәнлеген аңлый башладылар, авыл халкы тәкъдиме белән киләсе ел өчен 500әр сум җыярга кирәк дигән карар чыгарылды.

Айрат белән бергә Яңасала урамнарын карап йөрибез. Күперне чыгып мәктәпкә таба илтүче Клуб урамы өчен күңел сөенде. Тавы гына ни тора!

– Бу таудан менеп-төшеп йөреп булмый иде бит. Икмәк ташучы машина күпер астына төшә инде, дип куркып тора идем. Ул шул турыда батып кала, этеп чыгармакчы булалар. Коточкыч юл иде. Юл булды дип сөенеп туя алмыйм. Бөтен кеше рәхмәт укый, – диде тыл ветераны Маһиҗәләл Рәхмиева. – Акчасын бирербез, күперне дә эшләсеннәр иде.

Яшьләр урамының да бер ягына таш җәелгән. Шул тирәдә яшәүчеләрне иң сөендергәне – урам чатындагы сазлык күмелгән.

– 20 ел шушында яшибез, – диделәр Нурфия һәм Рөстәм Борһановлар. – Сазлыктан кереп-чыгып йөреп булмый иде. Акчасын бирәбез, бу эшне ахырына җиткерсеннәр, киләсе елга вак таш та салсыннар иде.

Каенсарда да Урта урамга һәм Югары урамның бер өлешенә таш җәелгән. Киләсе елга Югары һәм Түбән урамнар юлларын төзекләндерергә планлаштыралар.

– Аз гына акчага шуның кадәр күләмдә эш башкарылган. Моны ничек аңларга?

– Мин депутатлар белән тыгыз элемтәдә торып эшлим. Казаннан Фердинат Хөснетдинов, Марат Сибгатуллин, “МСО” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин, “Янышев” хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мәгъсүмов, авылдан Геннадий Туюров, Фәридә Борһанова бик зур ярдәм итә. Аннан иганәчелек ярдәме күрсәтергә әзер торган дуслар – “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, “Татавтодор”ның Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев, “Монолит” ширкәте җитәкчесе Хәбир Котдусов бар. Аларга бик рәхмәтлемен. Мин быел таш өчен генә акча түләдем. Җәюне бушка башкардылар. Югыйсә, бу акча бернигә дә җитми иде. Авыл халкының да тырышлыгын, бердәмлеген әйтеп үтми булмый, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Айрат бераз хыялыйрак та икән. Башында әллә нинди фикерләр йөри. Юк, үзе түгел, авыл турында кайгырта ул. Мәчет нигезе булган урында терлекләр арканлаганны күреп йөрәге әрни аның. Бу турыга тыл ветераннары хөрмәтенә парк ясау хыялы да шунда килә. Чиркәү торган урын да койма белән әйләндереп алына, 500 төптән артык агач утыртыла. Үз көчләре белән Каенсар, Яңасала клубларын төзекләндереп чыгалар. “Нинди генә гозер белән барма, район башлыгы Илшат Нуриев ярдәм итәргә әзер тора. Бу да зур терәк”, – ди. Хәзер хыялы – Гомәр Бәширов нигезен төзекләндерү. Бер проблема борчый башлыкны – фельдшер-акушер юк. Торырга урын да бирергә әзер. Арчадан автобус йөреп тора. Юллар төзекләндерелә, авыл матурая. Килеп эшлисе генә.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International