Пенсионерлар, сезнең өчен!
2017 елның 1 октябреннән өченче буын университеты эшли башлый. Шул уңайдан без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән сөйләштек.
– Гөлназ ханым, өченче буын университеты кемнәр өчен ул?
– Яше җитеп, лаеклы ялга чыккан пенсионерлар өченче буын университетына килә алалар.
– Хәзер пенсионерларны эшләүче һәм эшләмәүчегә аералар. Эшләүче пенсионер өченче буын университетының тыңлаучысы була аламы?
– Өченче буын университеты бары тик эшләмәүче пенсионерлар өчен генә оештырыла.
– Аның нинди факультетлары бар?
– 5 төрле факультет эшләячәк. Компьютер грамоталылыгы, хокук белемнәре мәктәбе, туган як тарихы, өй эче, бакча, дизайн, сәламәт тормыш рәвеше (бию терапиясе) факультетларында белем тупларга һәм вакытны кызыклы үткәрергә мөмкин.
– Университетка килергә уйлаган кеше иң элек кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?
– Безнең Пенсия фондының 12нче бүлмәсенә паспорт, пенсия кенәгәсе һәм хезмәт стажы кенәгәсе белән килеп, гариза язарга кирәк булачак. Безнең адрес: Комсомол урамы, 4нче йорт. Тел.: 8(84366)3-03-79, 3-01-79. Без эшләмәүче пенсионерларны өченче буын университетында көтәбез! Дәресләр бушка алып барылачак. Мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.
– Мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт.
Румия Саттарова