Арчага кунаклар килде
6 сентябрьдә Арчага Кытай авыл хуҗалыгы университеты советы рәисе Цинь Чижен, университетның Халыкара офисы директоры урынбасары Танг Инг, декан урынбасары, профессор Ву Джин, университетның ветеринария көллияте доценты Чиджун Као килде.
Кунакларны район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов каршы алды һәм озатып йөрде.
Соңгы елларда Кытай Халык Республикасы белән Россия Федерациясе арасында үзара хезмәттәшлек элемтәләре ныгый бара. Пекин авыл хуҗалыгы университеты белән Казан дәүләт аграр университеты студентлар алмашу турында килешкәннәр, аларныкы безгә, безнекеләр аларга барып өйрәнү үтәчәкләр.
Дөньяда иң күп халык яшәгән илнең авыл хуҗалыгы турында безнең дә күбрәк беләсе килә иде. Кунаклар үзләре дә бик ачык, аралашучан кешеләр булып чыкты.
– Бездә авыл хуҗалыгында 600 млн. кеше эшли, – диде алар. – Сездә табигать искиткеч, тынычландыра торган.
Дөнья куып без шундый байлыгыбызга күп вакыт игътибар да итмибез шул. Җәелеп яткан балык күлләрен, мәчетле, самавыр-чишмәле Сарай–Чокырча, төзек, матур Урта Курса авылларын узабыз. Агачларда алтын көз төсе, болыннарда сыер көтүләре, салам, печән эскертләре.
– Безнең дә авылларыбызны сезнеке кебек үзенә тартып тора торган итәсебез килә, – ди кунакларның берсе.
Сикертән сөтчелек комплексы янында кунак- лардан өзелеп тормаган хуҗалар каршы алды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховка сорауларның иң күбесе эләкте.
– Мегафермада 1200 сыерны алты кеше сава, – диде ул. – Биредә барысы 1600 терлек бар.
Сөт бәяләре турында сөйләшеп алдылар. Безне Кытайдагы бәяләр кызыксындыра.
– Бездә сөтнең литрын бер долларга сатып алалар, – диде алар.
– Менә бу бәя! – дип авызларны ачып калдык без. – Бер доллар 60 сум чамасы, андый бәя булса эшләр җайга китәсе!
– Кибеттә сөтнең литры дүрт доллар тора, – дип җиргә тиз төшерде алар.
Бер сыердан еллык уртача савым 11 тоннага җитә, дип тагын бер шаккатырдылар. Бездә якындагы елларда 6 мең килограммга җиткерү турында хыялланалар. Күбрәк сөт бирмәсләрме дип, Австралиядән самолетка утыртып көнгерә кебек озын торыклыларын да алып кайтып карадык.
Кунаклар Яңа Кырлай авылында Г.Тукай музеенда да булдылар.
Ильяс Сәхәпов