Халык контроле

2017 елның 29 сентябре, җомга

“Соры хезмәт” хакы түләү фактлары, шулай ук этил спирты, алкоголь һәм спирты булган продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законнар бозылуы турында “Халык контроле” системасына активрак мөрәҗәгать итүегез сорала. Алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнар бозылуы турында дөрес мәгълүмат җиткерүче кешеләр матди бүләк алачак.

ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында хәбәр калдыру хокукына барлык гражданнар ия. Гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) һәм “Халык контроле” мобиль кушымтасы ярдәмендә биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International