Очрашып торалар
Арчага профсоюз оешмасы рәисе Илгиз Закиров җитәкчелегендә Казанның Мәскәү һәм Киров районнары мәгариф хезмәткәрләре килде. Аларны район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов каршы алды һәм озатып йөрде.
Кунаклар көтәбез. Вакыйф Харисов һәрвакыттагыча үзен тыныч тота.
– Дулкынланасызмы? – дип сорыйм.
– Юк, – дип җавап бирде профсоюз лидеры. – Без хәзер тәҗрибә уртаклашу буенча федераль мәйданчыкка керәбез. Быел гына да өченче тапкыр хезмәттәшләребезне кабул итәбез. 4 апрельдә Калининград, Владивостоктан, гомумән, төрле төбәкләрдән бер төркем профсоюз вәкилләре килеп, безнең тәҗрибәне өйрәнеп, үзләренеке белән уртак- лашып киттеләр. Майда 45 кешене Арчаның 2нче мәктәбендә Яр Чаллыдан кабул иттек. Инде менә хәзер 24 сентябрьдә Татарстанда профсоюз активист- лары көне уңаеннан казаннар белән очрашабыз. Шулай үзара аралашып, эшне камилләштерә барабыз. Бу безнең гадәти эш.
Әнә, үзләре дә күренде. Ике зур заманча, уңайлы автобустан профсоюз вәкилләре төште. “Кыйммәтле автобусларда гына йөрисез!” – дим Вакыйф Вагыйзовичка. “Әлбәттә, – дип куәтләп алды әңгәмәдәшем. – Профсоюзның акчасы бар, без зур армия, аны менә шулай профсоюз әгъзаларының үзләренә тотарга кирәк”. Сүз уңаеннан, бер генә мәгълүматны әйтеп үтәсе килә. Быел җәен 8 кеше ташламалы юллама белән Кырымга барып ял итеп кайтты. “Юлын үзебез күтәрдек, – диде Вакыйф Харисов. – 10 көнлек ял 12 меңгә төште. Быел 37 кеше республика санаторийларында сәламәтлекләрен ныгытты. Бала-чагалы, эшләп торган мәгариф хезмәткәре нибары юллама бәясенең 10 процентын күтәрде. Узган ел 87 профсоюз әгъзасы санаторийларда ял итте”.
Кунакларны Ташкичү мәктәбенә һәм Яңа Кырлайга алып бардылар. Юлда микрофонны Вакыйф Харисов алды. Ул Арча белән таныштыруны шәһәр исеменең каян килеп чыгуыннан башлады. Хезмәттәшләре русчаны да, татарчаны да һәм тарихны да яхшы белгән профсоюз лидерының көчен тоеп алып, бер-берсенә, менә күрдеңме, дигәндәй, ишарә ясадылар. Башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчеләренә, профсоюз әгъзаларына Ташкичү мәктәбендә (директоры Илгиз Гыйбадуллин, башлангыч профсоюз рәисе Гашия Фазуллина) карарлык һәм өйрәнерлек нәрсәләр бар иде. Һәр төбәкнең тарихта эз калдырган шәхесләре була. Ә нишләп әле аларны мәңгеләштермәскә, бердән бу безнең тарих булса, икенчедән, алар бит яшь буынны тәрбияләү көченә ия. Мәктәпнең чәчәкләр эчендә утыр-ган бакчасына керүгә ике зур һәйкәл каршы ала. Аның берсе бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани, икенчесе – язучы Мәхмүт Галәү. Ә мәктәп эчендә аларга багышланган музей эшләнгән. Мәктәптә тагын бер туган як музее бар. Кунаклар (авыл мәктәбендә беренче тапкыр булучылар да бар иде!) хис-тойгылары белән уртаклашып бетерә алмады.
Профсоюз вәкилләре Яңа Кырлайда Г. Тукай музее һәм Сәгъди абзый йорты, аның күршесендәге Әхмәтхан бай йорты белән таныштылар.
Әнә шулай белемнәрен арттырып, мәгълүмат туплап, профсоюз эшен тагын да җанландырып, баетып җибәрергә жирлек алып, матур хис-тойгылар белән кунаклар Арчадан кузгалды...
Румия Надршина