Сынауларда сынатмадылар

2017 елның 29 сентябре, җомга

Сынауларда сынатмадылар

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән сентябрь ае бик рәхимле килде. Иң ялкау кешегә дә башкарасы эшләрен төгәлләргә мөмкинлек бар иде.

Ә бит баштарак һава шартлары бик куркыткан иде. Быел игеннәр гадәттәгедән соңрак өлгерде, күп басуларны чүп басты, игеннәр сөрлекте. Авыр, катлаулы урак өсте булды бу.

– Шундый шартларда да механизаторларыбыз сынатмады, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Бик зур рәхмәт аларга, комбайннары ватылганнар төнлә төзәтеп, иртән эшкә керештеләр. “Игенче”, “Кырлай”, “Кишет” ширкәтләре механизаторлары тәүлек буе эшләде. Җитәкчеләргә, белгечләргә дә эшне дөрес оештыра алганнары өчен рәхмәт.

Яңа оешкан хуҗалыкларга аеруча кыенга туры килде. Ун ел буе эшләмәгән киптергечләр, ашлык эшкәртү линияләре, ындыр табаклары сафтан чыккан иде. Тиз арада аларны төзәтергә туры килде. Шоферлар да бик тырышты. Көндез ком- байннан ындыр табагына, төнлә элеваторга ашлык ташыдылар.

Авыр вакытта ярдәмгә килүчеләр дә булды, урып–җыю эшләре җиңеләйгән хуҗалыклар комбайннар белән булышты, башка ярдәмне күрсәтте.

Иң югары җитештерүчәнлеккә ирешкән комбайнчыларга район башлыгының премия- ләре тапшырылачак.

– Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, мәктәп коллективларына зур рәхмәт! – ди Ренат Гатиятов. – Алар ындыр табакларында тырышып эшләде, уңыш язмышын хәл итүгә үз өлешен кертте.

Район шулай ашлык җыемы буенча республикада беренче биш- лектә. Барысы 175 мең тоннадан артык бөртек җыйнап алынды. Иң зур өлешне “Игенче” ширкәте кертте (20 мең тоннадан артык).

“Игенче”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан” хуҗалыклары игеннәрнең һәр гектарыннан 40ар центнердан артык уңыш җыйнап алдылар.

Планда каралган күләмдә (15 мең тонна) сабан культуралары орлыклары салынды.

1669 гектардагы бәрәңгенең 1378 гектары алынды инде. “Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә бер гектардан уртача уңыш 200 центнердан артык.

69 мең гектарда туфрак эшкәртәсе булып, бу эш 43 мең гектарда башкарылды. “Курса МТСы”, “Казанка” ширкәтләре тулысынча тәмамлады. “Ашыт”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Северный”, Нуриев Р.И. хуҗалыклары да әйбәт эшли.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International