Ат кешедән аерылгысыз
Үткән шимбәдә Яңа Кырлайда “Ат көне” бәйрәме кысаларында “БДБ илләренең халыкара кубогы” на ат спорты ярышлары булды.
Озын арага ат ярышлары Арча районында дүртенче ел үтә. Ул көнне яңгыр яумый калмый. Ярышлар иртәнге сәгать 5тә башланып китте. 10 ат старт алды. Иртәнге сәгать 6да 14 ат 80 км.га кузгалды. Сәгать 9да 16 ат 40 км, 3 ат 30 км юлны үтәргә чыгып китте. “Ник бу атларны шундый яңгырлы көнне озын юлга алып чыгып тилмертәләр икән?!” – дип, әлеге ярышларның асылын аңлап бетермәүчеләр дә бар. Мондый ат спорты безнең өчен һаман да яңалык әле. Югыйсә, элек нинди генә һава шартларында атлар юлга чыгып китмәгән. Мал табибларының һәм җайдакларның фикере мондыйрак: җәйнең эссесенә караганда көзнең салкынча көнен атлар җиңел кичерә. Озын дистанцияләрне каршылыклы юллар (пычрак, саз, таулар) аша үтү тагын да кулайрак – ул атларны чыдамлыкка, түземлеккә сыный. Безнең районда әлегә атларны озын дистанциягә әзерләүче юк. Ә менә күрше Әтнә, Биектау, Буа атлары озын дистанция ярышларында катнашты.
Ветеринария белгечләре (хәтта Ираннан килгән ветеринария табибы бар иде!) атларны билгеле бер араны (20 км һ.б.) үткән саен, кан басымнарын үлчәп, йөрәк тибешен тыңлап, аякларын, мускулларын карап, атларның хәлен тикшереп тордылар. Әгәр дә атның физик халәте тиешле нормага туры килми икән, ул ярыштан төшеп кала. Андый очраклар булды. Ярышка Казан, Мәскәү шәһәрләреннән, Мәскәү, Төмән, Пенза, Пермь өлкәләреннән, Кабардино–Балкария, Карачаево-Черкессия республикаларыннан килделәр. Гарәп, гарәп-карачайлы, орлов токымлы, хәтта татар атларын да күрергә насыйп булды. Кечерәк кенә буйлы соргылт, алтынсыман татар атлары 2400 метр арага ярышты. Финишка Башкортстанның Асылбай кушаматлы аты 1нче килде. Татар атларын ярышта Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев та сынап карады. Ул атта 40 км ярышта да катнашты. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ат ярыш- ларын күрергә якташыбыз, РФнең Дәүләт Думасы Депутаты Фатыйх Сибагатуллин да кайткан иде. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.
“Ат көне” бәйрәме милли рухта барды. Җигүле атлар мәйдан әйләнде, милли киемнәрдәге кызлар, егетләр җырлап, биеп торды, төрле уеннар уйналды.
Якташ җырчыбыз Рөстәм Закиров та кайткан иде. Ак яулыклы апаларыбыз, түбәтәйле абый-бабаларыбыз да ат ярышларын карарга килгән иде. Җигүле йөк атлары ярышын караганда Шушмабаштан Флера Низамова:
– Эх, атларны безнең әни (Нәкыя Әсхәдуллина) ярата иде, – дип дулкынланып сөйләп торды. – Узган ел 86 яшендә вафат булды. Гомере буе ат җигеп эшләде. Әти 40 яшендә үлде. 7 бала үстек. Бу ат ярышларын әнине алып килеп күрсәтәсе иде...
Курса–Почмактан тимерче Илсур Галиәкбәров баян белән килгән. Бизәлгән җигүле атлар янында атчылар бергәләп фотога төштеләр. Илсур баян уйнап җырлады:
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә...
Тарихи мизгелләр. Әнә, Яңа Кенәрдән гомере буе ат җигеп эшләгән 71 яшьлек Әхтәм Әхмәтханов жигүле йөк атлары ярышында катнашканнан соң арба өстенә басып бии–бии ярыш мәйданыннан чыгып китте...
Ат малын яратучылар, аргамаклары ярышларда катнашып, җиңү яулаган ир- егетләрнең күбесе биредә. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, Көектән Рәсим Шәрифуллин, Вилдан Гарифуллин, Иске Кишеттән Гомәр Йосыпов, Яңасаладан Айрат Сафин, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов, Айваннан Исмәгыйль Яхин, Арчадан Салават Бикбаев...
Кыска дистанциядә (2400м) чабышкы атлар дүрт төркемдә ярыштылар: чиста, ярым чис-та токымлылар, авыл һәм татар атлары. “Авыл егетләре” ярышында Көектән Илфир Шәрифуллин үз атында финишка беренче килде. Өченче булып Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов “Хитрый” кушаматлы үз атында финиш бирде, аның артыннан ук Көектән Вилдан Гарифуллин аты килде. Ярым чиста токымлылар арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең (җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов) ике аты 4нче, 5нче урыннарны алды.
Озын юлга чыгып киткән атлар Иске Кырлайның агач полосасы буеннан Ашытбашка кадәр барып, елгалар аркылы чыгып, таулыклар аша үтеп, кире әйләнеп кайталар. Юл 20 км га җыела. 120 км араны үтү өчен бу юлны 6 тапкыр әйләнергә кирәкме?! Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев:
– Атта юлга чыгып китү күңелгә рәхәтлек бирә, – дип сөйләде. – Табигатьтә малкай белән бергә-бер үзең генә каласың. Басуларда игеннәр урып җыелган, саф һава, юлдагы авырлыкларны җиңә барасың...
Күңел кыллары үткәннәргә барып тоташа. Ата-бабаларыбыз гасырлар буе атта меңләгән чакрымнарны үткән. Ат халкымны яшәткән. Менә шул йөрүләр бүген ат спортына әйләнгән. Ул чит илләрдә биг-рәк тә үсеш алган.
– 2 мең км араны үтеп килдек, – дип сөйләде Карачаево-Черкессия республикасыннан тренер Тамирлан Елоев. – Бездә ерак дистанциягә юртакларны әзерләү бик нык үсеш алган. Ат спорты мәктәбе бар. Безнең 14 яше дә тулмаган Муса Алиев Рязаньда үткән халыкара ярышта чемпион булды.
Муса Алиев Яңа Кырлайда 80 км араны шулай ук уңышлы үтте һәм яшүсмерләр арасында җиңүче булды.
Ерак барасы юк, күрше Биектау районыннан 12 яшьлек Адилә Усманова 30 км араны яхшы үтеп, 1нче урынны алды. Ул әтисе Ленар Усманов белән ярышта катнашты.
120 км араны иң уңышлы үткән Кабардино-Балкария республикасыннан Мдаед Баабеков:
– Юл авыр булды, – диде. – Без үзебездә көн саен шөгыльләнәбез. Таулар аша йөрибез. Атның әзерлеге яхшы булырга тиеш һәм җайдактан да күп нәрсә тора. Юлда атны саклау безгә бәйле.
Озын дистанцияләрне Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Кабардино–Балкария, Карачаево–Черкессия атлары иң яхшы күрсәткечләр белән үттеләр.
Төмән өлкәсеннән килгән 54 яшьлек Ринат Насыйров 80 км дистанция ярышында катнашты. Сөбханалла, әле ул егетләр кебек. Ринат Насыйров – Төмән өлкәсенең татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе һәм татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе.
– Безнең әби-бабалар Балтач районыннан булганнар, – дип сөйләде ул. – Революциягә кадәр Төмән ягына чыгып киткәннәр. Үзем Төмәндә яшим. Кечкенәдән ат янында инде мин. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Атлар тотам. Ярышка өч ат алып килдем. 7500 савым сыерым бар. Атка атланып Хаҗга бардым. Озын дистанциягә гарәп атлары яхшы. Аларның башка атларга караганда бер умырткасы кимрәк, шуңа да яхшы юрта алар.
Бу “Ат көне” ат ярышы гына түгел иде, бу татарларның, башка милләт халыкларының бердәмлек көне дә. Ат һәрвакыт кешенең дусты, юлдашы булган һәм шулай булып калыр да.
Румия Надршина