Малайлар матур көрәшә

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Малайлар матур көрәшә

30 сентябрьдә Арчаның 3нче мәктәбе спорт залында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.

Яшь спортчыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, уңышлар теләде.

3нче мәктәп җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре ярышлар оешкан төстә үтсен өчен барын да эшләгәннәр, ачык йөз белән каршы алып, тәмле ашлар ашатып матур итеп озатып калдылар. Иганәче шәхси эшмәкәр Рамил Хәйруллин иде.

Малайлар да матур көрәште. Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды. Командаларга кубоклар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International