Прокуратура аңлата
(янгын куркынычсызлыгы турындагы закон)
РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 20 октябрендәге 947нче карары белән Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә 2017 елның 27 сентябреннән үзгәрешләр кертелде.
Әгәр алар агачтан эшләнгән булса, җәйге ял вакытында чыгу юлы бер генә булган катта, шулай ук торакның мансардлы биналарында балалар урнаштырырга ярамый.
Эш бирүчеләр янгын вакытында катта 10 һәм аннан артыграк кешелек эш урыны булган объектларда гына түгел, ә берүк вакытта 50 һәм аннан артыграк кеше булырга мөмкин булган бина яки корылмаларда да кешеләрне эвакуацияләү планнары белән тәэмин итәргә бурычлы.
Төнлә кешеләр булган объектларда оешма җитәкчесе янгын чыгу очрагына инструктаж, телефон элемтәсе, электр фонарьлары, шулай ук һәр дежурга кимендә берәр сулау һәм күрү органнарын саклау чаралары белән тәэмин итәргә тиеш.
Моннан тыш, җирле үз- идарә органнары билгеләгән урыннардан тыш, торак пунктларының гомуми файдаланудагы җирләрдә учак һәм чүп–чар ягарга ярамый.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе