«Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесе

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

«Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесе

 

7 октябрьдан 16 октябрьга кадәр «Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә. Иң яхшы участковыйны билгелиләр.

Әлеге бәйгедә безнең районнан участок инспекторы полиция майоры Ленар Әлтаф улы Хисамиев катнаша.

Халык тарафыннан онлайн–тавыш бирү Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы сайтында (16.мвд.рф) башкарыла. «Халык участковые–2017» бәйгесендә катнашучылар турында мәгълүмат та шунда, махсус биттә бастырылган.

Тавыш бирү өчен «Халык участковые–2017» дигән мәгълүмати хәбәрне яки «Халык участковые» дигән баннерны табарга кирәк.

Әлеге биткә кергәннән соң бәйгедә катнашучылар исемлеге чыга. Участок уполномоченныеның фотосына басарга һәм «тавыш бирергә» («голосовать») дигән урынны сайларга кирәк. Тавыш бирү өчен социаль челтәрләрнең берсендә үзегезнең исәп язмасын раслау таләп ителә.

Безнең участок инспекторына яклап тавыш бирүегезне сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International