Арча үзешчәннәре сынатмый

2017 елның 6 октябре, җомга

Арча үзешчәннәре сынатмый

Республикада “Туган йортыбыз Татарстан” дип аталган этномәдәни фестиваль старт алды.

Аның зона этабы 4 октябрьдә Арча Мәдәният йортында үтте. Бу көнне биредә Теләче, Саба, Әтнә, Арча, Мамадыш, Кукмара, Балтач районнары үзешчәннәре чыгыш ясады. Берничә ел рәттән оештырылып килгән бу чараның максаты – халыкның бердәмлеген, рухи байлыгын ныгыту, милли традицияләрне искә төшерү, Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен тәкъдим итү. Үзешчәннәр берничә номинация буенча чыгыш ясады. Аларга дәрәҗәле жюри бәя бирде.

Үзебезнекеләргә тукталыйк. Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Альберт Гайнетдинов җитәкчелегендәге яңа оешкан “Ятаган” фольклор ансамбленең чыгышы гына түгел, Альберт Гайнетдиновның үзе ясаган җәя кубызы, думбрасы һәм гөсләләр дә жюри әгъзаларында кызыксыну уятты.

Район Мәдәният йорты каршында эшләп килгән Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбленә дә югары бәя бирелде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” халык вокаль ансамбле чыгышы да алкышлар һәм мактау сүзләре яулады. Арчадан Диана Алмаевага (җитәкчесе Гүзәл Минхәирова) сокланмый мөмкин түгел. Арча сәнгать мәктәбеннән Ләйсән Шәйдуллина (җитәкчесе Фәнил Әүбәкеров), Зилә Габдрахманова (Ләйсән Ахунова) да уңышлы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International