Урманчы яшь галимнәр Арчада
Казанга бер атнага яшь галимнәр, белгечләр ХVIIнче “Евразия урманнары—Идел буе урманнары” халыкара конференциясенә җыелды. Чәршәмбе көнне алар Арча урманчылыгына кайттылар. Рәсәйдән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә бар иделәр.
Семинарны якташыбыз (Яңа Кырлайдан) Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урман тармагы таксациясе һәм икътисады кафедрасы мөдире, профессор Айрат Сабиров оештырып йөрде. Яшь галимнәрне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Әхмәтханов, Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин каршы алды. Иң башта Арча урман хуҗалыгы музеен карадылар. Үрнәк мәдәният йортында семинар Лесхоз мәктәбе укучылары – яшь урманчылар сәламләве белән башланып китте. Мәктәптә эшләп килүче мәктәп урманчылыгы эше белән җитәкчеләре Фирая Гайнанова таныштыр- ды. Урманчылык белән шөгыльләнгән балаларның халыкара, Рәсәй күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаулары, алардан менә дигән урманчылар, экологлар – галимнәр чыгуы турында Фирая Нәкыйповна ялкынланып сөйләде. 9 сыйныф укучысы Разил Хафизов үзенең “Агач оны” турындагы фәнни эше турында сөйләп, яшь галимнәрне шаккатырды. “Разил безнең булачак галим”, – дип горурланып һәм яратып әйтте җитәкчеләре.
Мәскәү дәүләт урман университеты доценты, конференциянең оештыру комитеты рәисе Петр Григорьевич Мельников:
– Мин үзем дә эшне мәктәп урманчылыгыннан башладым, – дип Лесхоз мәктәбе укучыларын куәтләп куйды.
Яшь галимнәр һәм белгечләр Арча урманчылыгы питомникларында ничек итеп яшь үсентеләр үстерүләре белән таныштылар. Безнең дә көн урман белгечләре белән аралашып үтте.
Алтай дәүләт аграр университеты укытучысы, галим агроном Елена Коноцева:
– Миңа башка республикаларның урманнарын күрү, урман хуҗалыгы эше белән танышу бик кызыклы, – дип үз фикерләре белән уртаклашты. – Бер-берең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу бик тә әһәмиятле.
Казан дәүләт аграр университеты доценты Ирек Сингатуллин фикерләре дә кызыклы.
– Мин урманчылар тарихын өйрәндем, – дип сөйләде галим. – Элек урманнар дәрәҗәле дворяннар кулында булган. Шунда ук аларның утарлары да булган. Алар яхшы кареталы атларда йөргәннәр, музыка, рәсем сәнгате белән кызыксынганнар. Урманчыларның дәрәҗәсен күтәрәсе иде... Әнә, Вологодский өлкәсендә урман хуҗалыгы 1нче урында тора. Йортларга газ кергәч, урманга элеккеге ихтыяҗ кимеде. Хәтта хәзер печәнен дә чапмыйлар.
– Әмма яхшы агач материалына сорау кимемәде бит!
– Дөрес, нарат агачына сорау зур. Ә бит аны 81 ел үстерергә кирәк!
– Имән агачыннан йорт җиһазы ясыйлар.
– Имән авырдан үсә. Аны бигрәк тә 1978 елгы салкыннар бетерде. Урманга 2010 елдагы корылык бик нык зыян салды. 1930 елларда урманнарның 50 процентын имәннәр тәшкил иткән. Ә хәзер 16 процентын гына.
Польша галимнәре белән дә сөйләштек. Алар үз илләренең 30 процентын урманнар тәшкил итә, 20 процентка якыны шәхси кулларда, дип сөйләделәр. Ә безнең Татарстан җирләренең 18 процентын (Арчада 17 процент) урманнар били һәм алар дәүләт карамагында.
Әлеге конференциянең дә максаты шунда: бер-береңнән күреп өйрәнү һәм үзара хезмәттәшлек итү.
Кунаклар Арча җирендә бигрәк тә юлларны озата баручы агач полосаларын, юл буйларында, урманнарда үсеп килүче яшь агачларны, питомникларны ошаттылар. Арча урман хужалыгының яшь үсентеләр белән урманнарны баету юнәлешендә эшләве яңалык булмаса да, өлге итеп алырлык иде. Яңа Кырлайдагы табигать, бөек шагыйребез Г. Тукай музей–комплексы хис-тойгыларны тагын да баетты.
Румия Надршина