Менә шундый алар, безнең егетләр!

2017 елның 6 октябре, җомга

Менә шундый алар, безнең егетләр!

Чебешләрне көз саныйлар, ди халык мәкале. Һәм менә быел да бу вакыт җитте.

– Без бүген бу залга иң алдынгы комбайнчыларыбызны җыйдык, – диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 3 октябрьдә үткән тантаналы очрашуда. – Катлаулы шартларда сынатмыйча бик матур итеп эшләп чыктыгыз. Зур рәхмәт сезгә!

Билгеле булганча, игеннәрне урып–җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга район башлыгы премияләре билгеләнгән иде. Район җитәкчесе бу көнне Рәхмәт хатлары белән менә шул бүләкләрне тапшырды.

–Республика буенча 5 млн. тоннадан артык ашлык җыйнап алынды, – диде ул. – Шуның 176 мең тоннасы – арчалар өлеше. Моңа иң саллы өлешне “Игенче” ширкәте кертте. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Кырлай” ширкәтләре бик әйбәт уңыш алды.

Яңа оешкан хуҗалыклар да тырышып эшләделәр, алар өчен бу беренче чыныгу алу, сынау елы булды.

Чынлап та, баштарак шактый борчылырга да урын бар иде бит. Яз да, җәй дә үзенчәлекле килде, салкын көннәр күп булды, игеннәр соң өлгерде. Егылган, чүп баскан басуларда аеруча кыенга туры килде. Уңыш та мулдан иде.

– Ашлык булды быел, – ди “Игенче” ширкәтенең алдынгы комбайнчысы Илнур Абдрахманов. – Бераз китүгә бункер тула, аз гына тукталып калсаң, узалар да китәләр. Артта каласы килми бит. Иртәнге дүртенче яртыга кадәр подшипниклар алыштырып яттым, эшкә башкалар белән бергә керештем.

Илнур комбайнда да спорттагы девиз белән эшли, анда да алгы сафларда. Оста хоккейчы, авылның бар кешесен тимераякка бастырды, тренер да әле ул. Иртә яздан уҗымнар тукландырырга керешә, менә сигез ел инде әйдәп баручы комбайнчылар сафында.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Ринат Котдусов 1973 елдан бирле туган авылында хезмәт итә, тракторчы, шофер, комбайнчы. Алтын куллы кеше, агачтан эшләмәгән әйбере юк, урындыклар, өстәл, диван–креслоларны кемгә караганда да оста ясый. Тимер эшен яхшы белә. Үзе ясаган тальян гармунын сыздырып җибәрсә, бөтен Сикертән авылы моңга тула. Авыл клубы өчен декорацияләр ясый, концертларда катнаша.

Уллары Айрат белән Алмаз да бәхетне читтән эзләп чыгып китмәгәннәр. Айрат, әтисе кебек үк “Макдон” комбайнында эшли, һәр елны алдынгы урыннарны яулый. Алмаз “Нью–Холланд” комбайнында бөртек суктыра.

Урак өстендә комбайнчылар белән еш очрашырга туры килә. Район башлыгы биш көн саен алдынгы комбайнчыларны бүләкли. Тукай ширкәте комбайнчысы Рәдиф Сәфәров әлеге бүләкне ел саен ала. Быел менә район буенча иң яхшылар арасында. Быел 27нче урагы. Татарстанның атказанган механизаторы. Арча педагогика көллиятендә укучы улы Радик бишенче ел инде әтисенең ярдәмчесе. Кушлавыч авылы кешеләре: “Рәдиф кебек гаилә җанлы аталар тагын бармы икән?” – диләр. Хатыны Ләйлә белән өч бала үстерделәр. Хуҗалыклары нык, алты сыер асрыйлар. “Комбайнда эшләгәндә сөтне җыючыга тапшырабыз. Аннан бушагач атнага бер тапкыр Казанга барып сатабыз”, – ди Рәдиф.

Менә нинди булган, уңган шәхесләр алар, безнең кыр батыр-
ларыбыз! Район башлыгы бүләген алган “Кырлай” ширкәте механизаторы Ринат Нәфыйков, Закирҗанов Р.М. хуҗалыгыннан Илдар Кавиев, Лотфуллин З.Р. ширкәтеннән Хәйдәр Хәсәнов, “Курса МТСы”ннан Фәнис Хөснетдинов, “Ватан” ширкәтеннән Ринат Хәкимов, “Аю” ширкәтеннән Фаил Шаһидуллин, Нуриев Р.И. хуҗалыгыннан Айдар Сәйфетдинов, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Гыйлаҗев, “Ташкичү” ширкәтеннән Фәрит Хәбриев турында да җылы сүзләрне күп әйтеп була.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International