7 октябрьдә Казанда "Этномириада" Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. "Милли инструменталь ансамбль башкару" номинациясендә курайчылар дуэты II дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Харисов Р.Р.); «Мирас» гармунчылар ансамбле III дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Гәйфуллина З.М.); гөсләчеләр ансамбле III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (җитәкчесе Гәйнетдинов А.С.).
"Декоратив-кулланма иҗат" номинациясендә «Агачтан кисү» бүлеге укучылары бәйге-фестивальнең дипломантлары булды (Миннемуллин Н.Р.) Җиңүегез белән котлап, яңа иҗади уңышлар телибез.