Ак чәчәкләрдән дә ак идең син...
Кышларымда кар бөртеге идең
Язларымның шомырт чәчәге.Таңнарымда җәйнең сайрар кошы,
Көзләремнең татлы җимеше…
Очрашуыбызның сәбәбен белү белән Фәнис сүзне шушы шигырь юллары белән башлады. Соңлап килгән мәхәббәте, аның чиксез зур бәхет алып килүе һәм әле шул бәхеттән айный алмыйча, мәхәббәт диңгезенә көннән–көн ныграк чума барган мизгелдә сөйгәненең мәңгегә калдырып китүе – ах, үзәк өзгеч хәлләр. Бер ел вакыт үтсә дә, әле дә өзгәләнә Фәнис, җанын кая куярга белми, күңеленә тирән булып уелган хисләрен шигырь юлларына тезә, шулар аша Рәмзиясе белән “аралаша”, аңа түзә алмаслык дәрәҗәдә сагынуын белдерә.
Синең белән мин бәхетле идем,
Иркен иде минем сулышлар.
Син барында дөнья матур иде,
Юк иде лә миндә сагышлар.
Мәхәббәтне юк диләр. Менә бит, бар. Фәнис белән Рәмзия моның ачык мисалы. 45 яшендә яшь егетләр кебек башын югалтып гашыйк була Фәнис. Ә Рәмзия аны 18 яшеннән ярата, башкага өйләнүен авыр кичерә, тик сиздерми, үзе дә кияүгә чыкмый, көтә, көтә, көтә... Озак еллардан соң язмыш аны яңадан Фәнисе белән очраштыра. Тик бу юлы көндәше түгел, ә явыз үлем аларны кабаттан мәңгегә аера.
Фәнис Фатыйхов Орнашбаш авылында туып–үсә. Әти–әнисе күптәннән вафатлар инде. Төп йортта 65 яшьлек өйләнмәгән абыйсы гына бар.
– Мин үзем армиядән кайткач Казанда автобус йөртә башладым. 1990 елда өйләнеп Чаллыга киттем. 20 ел яшәгәннән соң аерылыштык. Кызыма 25 яшь инде, – ди ул тормышын бөртекләп барлап. – Казанга эшкә кайттым. “Казан–Арена”ны төзергә. Вахта автобусын йөртә идем. Шунда иптәш малаем янына бардым һәм Рәмзияне очраттым. Юк, беренче тапкыр түгел, өйләнгәнче дә очратканым бар иде. Ул миннән бик күпкә яшь. Мин аңа дустымның сеңлесе дип кенә карадым. Ә мин аның беренче һәм мәңгелек мәхәббәте булганмын. “Мин сине генә яраттым бит, ә син шуны да сизмәдең”, – диде ул еллар үтеп очрашкач. Эх, белгән булсам, тормышым бөтенләй икенче юнәлеш алыр иде бит. Тик терсәкне тешләп булмый шул.
2008 елда Фәнистә яман шеш авыруы табалар. Бугазда. 4нче стадия. Операция ясаган очракта тавышсыз калачаксың, диләр. Тормышның ямен югалта ир. Яшисе килми башлый. Шул вакытта да аңа ярдәмгә Рәмзия килә.
– Юк, алай ярамый, Ходай биргән гомернең кадерен белеп яшәргә кирәк, – диде ул. – Профессорларга алып барып, операция ясаттырды, ул көннәрдә яныннан бер минутка да китмәде, аннан соң ай саен хастаханәгә алып барып, тикшертеп торды, шифаханәләргә кадәр алып йөрде. Шифаханә күргән кеше идемме соң мин. Шулай Рәмзия мине үлемнән алып калды. Мин аның белән инвалид икәнемне дә белмәдем.
Алар өйләнешкәндә Фәнискә – 45, Рәмзиягә 38 яшь була. Әти–әнисе Казанда яшәсә дә, Урта Бирәзәдә әбисендә тәрбияләнә кыз, чын авыл кызы булып үсә. Эшкә булган, өлгер, уңган, игелекле, ягымлы. Республика хастаханәсендә, клиник–диагностик үзәктә шәфкать туташы булып эшли. Хезмәт урынында бик яраталар, хөрмәт итәләр үзен.
– Мине дә тәрбияләде, авылга кайтып, өйне дә карап торды, абыйга карата да бик игътибарлы булды, – дип искә ала Фәнис. – Юк, мин аны чибәр дип әйтә алмыйм, әмма аның йөзеннән нур агыла иде. Минем өчен Рәмзия хатыным гына түгел, дустым да, сердәшчем дә булды. Үзем исән чагында, дип, юбилеема кадәр уздыр- ды бит.
Бик матур яши алар. Моңарчы әрәмгә узган һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белеп. Фәнис берәр кая командировкага китсә, шигырь юллары белән СМСкалар юллый үзенә. Рәмзия һәрберсен дәфтәргә туплап бара.
Китә идем, киткән идем инде,
Тукта, дидең, кирәк яшәргә.
Рәхмәт, бик зур рәхмәт сиңа,
Көчләр бирдең кабат яшьнәргә.
Эх, язмыш. Кисәк шундый аяусыз син. Шундый матур башланган тормышны чәлпәрәмә китер инде.
Исән кеше инвалид булса да янда кала, үлгәннәр кайта алмый шул. 10 май көнне, туганнарының кырыгын укытып, изге гамәл кылып, Казанга кайтып барганда Рәмзия белән Фәнис юл һәлакәтенә очрый. Рәмзия шунда ук һәлак була. Фәнис авыр тән җәрәхәтләре ала.
Аңа да инде елдан артык вакыт үткән. Фәниснең тән җәрәхәтләре төзәлгән, ә менә йөрәк җәрәхәтләре...
– Рәмзия фотога төшерергә ярата иде. Күңеле иртә якты дөньядан китәсен сизгән диярсең. Менә шул фоторәсемнәр хәзер минем өчен йөрәк дәвасы, – ди Фәнис өелеп торган фотоальбомнарга күрсәтеп һәм фоторәсемнәрдәге хатыны сурәтен кулы белән сыйпап. – Ак чәчәкләрдән дә ак идең син, иң шәфкатьле шәфкать туташы.
Гөлсинә Зәкиева