Арчага көчле чаңгычылар җыелды
Берничә атна эчендә Арча районы спорт тормышында ике зур вакыйга булды. Республика күләмендә үткән укытучылар спартакиадасына Арча 800ләп кешене кабул итсә, үткән якшәмбедә Арча стадионында республика күләмендә чаңгычыларның роллерларда ярышы үткәрелде. Көне дә әйбәт килде. Арчага 200ләп спортчы Казан, Яшел Үзән, Сарман, Чабаксар шәһәрләреннән, Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Ютазы һ.б. районнардан килделәр. Ярышлар елдан–ел куәтләнә бара.
Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район мәгариф идарәсенә, аерым алганда, “Арча” спорт комплексы хезмәткәрләренә йөзләрчә спортчыны кабул итеп, ярышларны оештырырга кирәк. Әле аңа ашату–эчертү мәшәкатьләре дә өстәлә. Иртәдән караңгы төшкәнчегә кадәр! “Металл” ширкәтенә (җитәкчесе Лилия Гарәфиева) рәхмәт, чаңгы-роллерлар ярышларының төп иганәчесе алар иделәр. Спортчылар Арчаны бик ошаттылар.
Ярышның тантаналы өлешендә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, “Металл” ширкәте вәкилләре Инсаф Гапделгазизов һәм Фәнис Гарәфиев спортчыларны сәламләп, уңышлар теләделәр.
Сарманнан килгән Бөтенроссия категориясендәге спорт хөкемдары Шамил Хафизов баш судьялык итте.
Казан, Яшел Үзән спорт мәктәпләреннән көчле чаңгычылар килде. Балтачлар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Арчалар да сынатмады. “Арча” спорт комплексы, Арча педагогика көллияте һәм Иске Кырлай мәктәбеннән барысы 17 чаңгычы ярышта катнашты. Арча педагогика көллияте укытучысы Рамил Гыйлаҗиев җитәкчелегендәге чаңгычылар командасы (15-16 кеше) республикада урта уку йортлары арасында көчлеләр исәбендә. Алар ярышта 6 чаңгычы катнашты, Арча данын лаеклы якладылар. Илназ Шәрәфиев республиканың җыелма команда составында.
Иске Кырлай мәктәбенең физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков ярышка 5 укучы алып килгән. Аның ике укучысы Алмаз Әхмәтҗанов белән Илвир Ситдыйков быел инде ярышта Арча педагогика көллияте исеменнән катнашты. Әлеге спорт төренә бирелгән Илназ Хөсәенов, Илназ Шакиров, Динә Сәйфуллина, Динар Әхмәтҗанов, Эльвина Галиәхмәтова ярышта уңышлы катнаштылар.
Роллер–чаңгыларда чынлап торып шөгыльләним дисәң, махсус киемнән башка булмый. Ә алар арзан тормый. Бу тренерларны борчый торган нәрсә. Иске Кырлай мәктәбеннән Айрат Ситдыйков: “Әле менә яңа 5800 сумга бер чаңгычы киеме, өч пар роллерлар (20мең сумга якын) алдык”, – дип сөйләп торды. Билгеле, иганәчеләр ярдәменнән башка булмый.
Ә иң зур уңышны быел Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаган Фәнүзә Сәлахова алып килде. 2000–2001 елгылар арасында 1нче урынны алды. Курса-Почмак мәктәбеннән Таңсылу Шиһаповада 5нче күрсәткеч. Арчаның 2нче мәктәбеннән Алия Диярова 2004–2005 елгылар арасында 4нче нәтиҗәгә ия булды. Тренерлары – Рәис Камалов.
Фәнүзә Сәлахова:
– Казан физкультура, спорт һәм туризм академиясенең 1нче курсында укыйм, – дип сөйләде. – Даими шөгыльләнәм. Безнең ял итәргә вакыт юк. Җәен Яшел Үзәндә шөгыльләндем.
...Ярышның икенче көнендә (дүшәмбе) кичен стадионда яшьләр чыж да выж чаңгы-роллерларда элдертә иделәр инде. Ярышлардан соң тәртипне йомшартмаганнар. Җиңүләр эшкә бирелгәннән килә шул! Уңышлар!
Румия Саттарова