Янәшәдә хәтәр бар

2017 елның 13 октябре, җомга

Янәшәдә хәтәр бар

Соңгы көннәрдә Башкортстанда тилчә (ящур) авыруы табылуы турында еш ишетергә туры килә. Бу нинди чир һәм ул безгә дә янамыймы? Әлеге сорауларны без район ветеринария  берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахмановка бирдек.

– Әлеге гадәттән тыш хәлнең Татарстан белән чиктәш Туймазы районында килеп чыгуы аеруча сак булуны таләп итә, – диде ул. – Бер  крестьян–фермер хуҗалыгына читтән сарык-

лар алып кайталар. Бу маллар кайчандыр тилчә белән авырган була, андый терлек вирус тарату чыганагы булып исәпләнә. Шулар хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләргә дә авыру йоктыра. Көтүдә бу хайваннар күрше авылныкылар белән очраша, авыру менә шулай  тарала башлый.

Хәзерге вакытта әлеге районда гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Өч авылдагы терлекләрне юк итәчәкләр.

Тилчә авыруы терлекләрдәге аеруча куркыныч вируслы авыру булып санала. Ул кешегә йогарга мөмкин, авыру терлекчелеккә зур зыян сала.

– Безнең районда нинди саклык чаралары күрелә?

– Башкортстан белән безнең республика чигендә ветеринария– полиция постлары тәүлек буе эшли. Һәр транспортка, хәтта җиңел машиналарга да, дезинфекция ясыйлар. Терлек, терлек языгы, терлекчелек продукциясе төягән машиналар кире борыла.

Без үзебезнең районда терлек ташу белән шөгыльләнүче кешеләрне җыеп, Оренбург, Саратов, Башкортстан, Казахстаннан терлек алып кайтмаска дип кул куйдырып чыктык. Ә хуҗалыкларда төп җаваплылык җитәкчеләр һәм белгечләр өстендә, аларга бу турыда искә төшереп хатлар җибәрдек.

Районга терлек алырга килгән машиналарга дезинфекция ясыйбыз, аларга бу турыда белешмә язып бирәбез.

Без теләсә кайдан ветеринария документлары булмаган терлекләр сатып алмагыз, яңа алган малларны ветеринария хезмәтендә теркәтегез, дип кисәтеп торабыз. Шулай эшләгәндә үзегезнең дә күңел тыныч булыр, хәтәр хәлләр дә килеп чыкмас.

Күрелгән чаралар республикада, районда иминлекне сакларга ярдәм итәр, дип ышанабыз.

– Шулай була күрсен!

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International