“КСМ” ширкәте призы быел кемгә эләкте?
Узган шимбәдә Арча спорт комплексында “КСМ” ширкәте призына волейбол буенча район ярышлары булды. Анда төрле оешма, предприятие учреждениеләрдән барлыгы 12 команда катнашты. Волейболчыларны иң беренче булып район волейбол федерациясе җитәкчесе, “КСМ” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев сәламләде.
– Бу ярышлар матур традициягә әверелде. Волейболга игътибар артты. Бүгенге ярышларда 12 команда катнашуы үзе үк шуны исбат итә, – диде ул уенчыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп.
Әлеге ярышларның укытучыларның һөнәри бәйрәме, өлкәннәр ункөнлеге белән туры килүен исәпкә алып, Рафаэль Муллагалиев яшьләрне волейбол уенына өйрәтергә, спортның бу төренә мәхәббәт тәрбияләргә килгән яшь тренерлар Рәмилә Әхмәтҗанова, Алидә Насыйбуллинага волейбол туплары тапшырды, спорт ветераннарын да бүләксез калдырмады.
– Мин Арча педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң спорт мәктәбенә тренер булып килдем, Өчиле һәм Яңа Кырлай мәктәпләрендә спорт сөюче балалар белән шөгыльләнәчәкмен. Алидә Урта Курса белән Курса–Почмакта эшләячәк, – диде көллияттә укыганда спортның берничә төре буенча ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган Рәмилә Әхмәтҗанова.
Ә Рәшит Сафин Арча спорт мәктәбендә өченче елын инде тренер хезмәтен башкара. Яшь спортчылар белән эшли. Район, республика ярышларында уңыш- лары да бар инде.
Район волейбол федерациясе җитәкчесе кулыннан бүләк алучылар арасында хезмәт һәм спорт ветераны Гүзәл Әхмәтова да бар иде. Кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле тынгы белмәс бу ханым үзе дә спортчы, ярышларда катнаша, Яңа Кенәрдә балаларны да волейбол уены серләренә төшендерә.
Әнә шулай бүләкләнүләр белән күңелле башланган ярышлар шундый темпта дәвам да итте. Сүз дә юк, командалар көчле иде. Берсенең дә көрәшсез җиңел генә бирешәсе килмәде. Уеннар кичкә кадәр барды. Ярымфиналга Апаз, “КСМ” ширкәте, Урта Курса һәм “Светофор” автомәктәбе волейбол командалары чыкты. Ахырдан Апаз белән Урта Курса командасы өченче һәм дүртенче урын өчен көрәш алып барды. Апазлар көчлерәк уен күрсәтте.
Финалда “КСМ” ширкәте һәм “Светофор” автомәктәбе командалары очрашты. Икесе дә бик көчле команда. Уен да киеренке барды. Исәп тә бер тирәдәрәк торды. Ахырга таба гына “КСМ” ширкәте волейболчылары алдырып китеп, алга чыкты. Шулай да соңга кадәр кайсы команда җиңәсен алдан әйтеп булмады.
Уен турында фикерләрен белергә теләп, спорт ветераны, 1965–1990 елларда Арча командасы составында волейбол уйнаган Рәдиф Галәветдиновка мөрәҗәгать иттем.
– Сез ничек уйлыйсыз, бүген кайсы команда җиңә?
– Минемчә, “КСМ” ширкәте командасы беренчелекне алыр. Мин үзем “Светофор” автомәктәбе командасы җанатары. Анда улым Руслан уйный.
– Волейболчылар уенын ничек бәялисез?
– Яшьләр көчле, сүз дә юк. Әмма бик күп эшләргә кирәк әле. Хәзер мөмкинлекләр бик зур. Карагыз, нинди спорт заллары. Элек боларның берсе дә юк иде. Әмма без сынатмадык. Алты ел республикада беренчелекне бирмәдек. Ул чакта Мәүли Абдуллин, Габделхәй Фәйзрахманов, Вячеслав Николаев, Фердинанд Әүхәдиев, Виктор Панцыров кебек көчле волейболчылар бар иде. Кызганыч, хәзер Фердинанд белән икәү генә исән калдык инде.
Волейбол остасы Рәдиф Галәветдиновның әйткән сүзе юш килде, “КСМ” ширкәте волейбол командасы ничәнче ел рәттән инде беренче урынны яулады. Беренче дүрт урынны яулаган командага бүләкләрне (иганәчесе дә “КСМ” ширкәте) район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов тапшырды.
– Бүген беренче урынны яулаган “КСМ” ширкәте волейбол командасы республика ярышында район данын яклаячак, – диде ул җиңүчеләрне уңышлары белән котлап.
17 сентябрьдә “КСМ” ширкәте үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу җиңү дә оешмага юбилей бүләге булып барып ирешсен иде.
Гөлсинә Зәкиева