Киләсе елга да планнары зурдан
Апаз районда иң зур авыл җирлекләренең берсе. Ул Хәсәншәех, Апаз, Пөшәңгәр, Мирҗәм, Каргалы, Каратай авылларын берләштерә. Бик күп танылган шәхесләрне биргән төбәк. Туган авылларын төзекләндерүгә үзләреннән өлеш кертергә әзер торган изге күңелле шәхесләре булган як. Әмма иганәчеләрнең дә акча янчыклары төпсез түгел, шушы җирлектә яхшы тормышта яшәргә теләүче халыкның да китереп биргәнне генә көтеп ятмыйча, бу эшкә үз өлешләрен кертүе дә сорала. Биредә үзара салым акчасы нинди максатларда тотыла? Халык үзара салым җыюның үз мәнфәгатьләре өчен кирәк икәнне аңлыймы? Шушы сорауларга җавап эзләп без Апаз авыл җирлегенә юл алдык.
– Үзара салым акчасына соңгы ике елда бездә зур күләмдә эш башкарылды. Иң сөендергәне – алты авылда да юллар каралды. Тәртипкә китерелмәгән бер генә урам калды. Алты авылда да зур булып үскән карт агачлар киселде (кран белән). Зиратлар коймалап алынды. Хәтта бер хуҗалыгы да булмаган Шомбашы авылы зираты да, – диде авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков.
Ул һәр авыл буенча карта төзегән, шунда кайсы авылның кайсы урамында нинди эш башкарылганын төсле карандашлар белән билгеләп бара. Сүз белән әйтүгә караганда, күз белән күрү яхшырак, дип кулга шул карталарны алып, Ренат Садыйков белән алты авылның һәр урамында башкарылган эшләр белән таныштык. Сәяхәтебезне Каратайдан башладык.
– Биредә авылга керү юлына, ике урамга җирле материалдан нигез түшәдек. Каратайга шулай ук үзара салым акчасына узган ел 1,5 километр арага чишмә суы кертелде (“Ватан” хуҗалыгы белән эшләдек), авыл башына су башнясы куелды. Бу авылда суүткәргеч юк иде. Хәзер өйләргә дә (дөрес, берничә өй калды әле) шәһәрдәгечә су краннан гына килә, – диде авыл җирлеге башлыгы.
– Бик рәхәт хәзер тормышыбыз, – диде Дания Хәлиуллина. – Өйдә суыбыз бар, юлларыбыз яхшырды. Җитәкчеләргә зур рәхмәт.
– Апазда да юллары каралмаган урам калмады. Быел барысы 1720 метр арага гравий, 720 метрына вак таш җәелде. Ленин урамы йөри торган түгел иде. Гагарин урамында балалар бакчасына кадәр таш. Башка урамнар да бүген күңелне сөендерә. Су җыелып тормасын өчен торбалар да салып калдырдык, – диде Ренат Садыйков.
Хәсәншәехта кайсы урамга кермә, асфальт. Биредә юл проблемасы юк. Шулай да табылган. Авыл башындагы чүп ташлау урынына керә торган юлга гравий салынган, мәчет тыкрыгы (элек мәчет булган) аша ике урам тоташтырылган, асфальтсыз калган бердәнбер Татарстан урамы тыкрыгына вак таш җәелгән. Хәзерге вакытта биредә су кертү эше бара. Елганың уң ягы җәйләрен суга кытлык кичергән. Өстәмә су бирү өчен яңа казылган скважинадан торба сузалар. Ике гидрант та куелачак. Монысы да үзара салым акчасына башкарыла. “Калган акча элеккеге су системасын яңарту өчен тотылачак”, – ди авыл җирлеге башлыгы.
Мирҗәмдә дә зур үзгәреш- ләр күзгә ташланды. Беренчесе – хуҗалык белән сөйләшеп, аның ярдәме белән Мирҗәм клубын төзекләндерә башлаганнар. Бу хуҗалыктагы төзекләндерү кермәгән бердәнбер социаль объект булган. Сафин урамының икенче яртысы да, ниһаять, тәртипкә китерелгән, ферма башына кадәр, Мәскәү урамында 110 метр арага гравий түшәлгән. Кыскасы, Мирҗәмнең дә төзекләндерелмәгән бер генә тыкрыгы да калмаган диярлек.
– Ике елга барысы 10 километр юл салынды. Күп урамнарда җирле материалдан юлларның нигезе эшләнде, киләсе елга аларга вак таш җәеләчәк, – диде Ренат Садыйков. – Үзара салым җыю программасы гына бетмәсен. Халык аның кирәклеген аңлый башлады. Аеруча Мирҗәм һәм Пөшәңгәр халкы. Алар һәр яңалыкны күтәреп алалар. Пөшәңгәр яшьләре хәтта үзләре төрле идеяләр белән янып яшиләр. Башлап йөрүчеләре Илгиз Сабиров, Раилә Шәвәлиева, Муса һәм Илгиз Шакировлар. Җыелып сөйләшәләр, акчасын җыялар, аннан безнең белән киңәшләшеп, эшне дә башлыйлар. Әле менә өмә ясап авыл уртасындагы күперне чистарттылар, буядылар. Авыл башына аншлаг ясатып куйдылар, аңарчы зиратны чистарттылар, төзекләндерделәр. Хәзер хоккей мәйданчыгы эшләргә уйлыйлар. Хуҗалык ярдәме белән урынын тигезләтеп куйдык инде.
Пөшәңгәрдә дә урам юллары читтә калмаган. Чапаев һәм Әһлиуллин урамнарының бер башына вак таш җәелгән булган, быел калган өлешенә җирле материалдан нигез эшләнгән. Нагорная урамының өске ягы планга кертелгән.
Киләсе елга да авыл җирлегенең планнары зурдан. Һаман да шул юллар төзекләндереләчәк. Урамнарга диодлы яктырткычлар кую, зиратларга кирәк–яраклар алу планлаштырыла.
Гөлсинә Зәкиева